Зөлфәт Хәким: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к Хабиль Сәхәбиев, яңа төзәтмәләрне каян алганыгызны (чыганагын) куярга гадәтләнегез
Юл номеры - 28:
== Биография ==
[[1960 ел]]ның [[11 август]]ында [[Татарстан]]ның [[Түбән Кама районы]] [[Шәңгәлче]] авылында туа. Үз авылындагы мәктәпне тәмамлагач, берникадәр вакыт [[Казан]], [[Түбән Кама]] заводларында эшли. 1978-1980 елларда [[Совет гаскәрләрендә]] хезмәт итә, соңрак [[Казан дәүләт химия-технология институты]]ның Түбән Кама филиалында укып, [[инженер]] белгечлеге ала{{чыганагы}}.
[[1980-еллар|1980 елларда]] сәнгатькә һәм әдәбиятка килә. 80нче еллар ахырыннан башлап, [[Идел (журнал)|"Идел"]], [[Сөембикә (журнал)|"Сөембикә"]], [[Чаян (журнал)|"Чаян"]], [[Казан утлары (журнал)|"Казан утлары"]] журналларында аның шигырьләре, сатирик хикәяләре басыла. Мәдәният өлкәсендә ул [[шагыйрь]], [[композитор]], [[драматург]], проза остасы буларак мәгълүм.
 
Зөлфәт Хәкимнең “Агымсуда ни булмас”, “Курку” һ. б. повестьлары, “Мәгънәсез низаг” ([[1991 ел|1991]]), “Чын ярату” ([[1991 ел|1991]]), “Котлы булсын туегыз!” ([[1991 ел|1991]]), “Гонорар” ([[1994 ел|1994]]) һ.б. күпсанлы хикәяләре һәм монологлары дөнья күрде. Авторның [[1995 ел|1995]]-[[1996 ел|1996]] елларда иҗат ителгән “Гөнаһ” исемле романы тирән фәлсәфилеккә, психологизмга корылган булуы белән башка әсәрләрдән аерылып торды. Әлеге роман татар прозасының казанышы булды. Ул, автор тарафыннан [[рус теле]]нә тәрҗемә ителеп, “Трясина” исемендә нәшер ителде.