Электростатика: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Rinazz (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Rinazz (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 8:
 
Электростатикага нигез булып [[Кулон, Шарль Огюстен|Кулон]] эшләре тора (аңа кадәр 10 ел элек, зуррак төгәллек белән, [[Кавендиш]] шул ук нәтиҗәгә ирешсә дә. Кавендиш эше нәтиҗәләре гаилә архивында сакланган, һәм 100 елдан соң гына бастырып чыгарылган); соңгы булып табылган электр тәэсирләшүләре законы [[Грин, Джорж|Гринга]], [[Гаусс, Карл Фридрих|Гаусска]] һәм [[Пуассон, Симеон Дени|Пуассонга]] математик яктан гади теория төзергә мөмкинлек бирә. Грин һәм Гаусс тарафыннан төзелгән [[потенциаллар теориясе]] электростатиканың мөһим өлешен алып тора. Электростатикадан бик күп тәҗрибәле тикшерүләрне [[Рис, Петер|Рис]] үткәрә<ref>P. Riess «Die Lehre von der Reibungselektricität» (1853, 2 томда), P. Riess «Abhandlungen zu der Lehre von der Reibungselektricität» (1867) </ref>.
 
XIX гасырның утызынчы елларында үткәрелгән, [[Фарадей, Майкл|Фарадей]] тәҗрибәләре, электр корылмалары тәгълиматының мөһим өйрәнүләрендә тамырдан үзгәреш китереп чыгара. Бу тәҗрибәләр, элек электрлыкка пассив кагылган дип саналучылар, ягъни изоляцияләүче матдәләр, Фарадей кушкан атама буенча - [[диэлектриклар]], электр процессларында, аерым алганда, үткәргечләрнең электрлашуында билгеләүче урынны алып торганын күрсәтә. Алар [[конденсатор]]ның ике өслеге арасындагы изоляцияләүче матдәнең конденсаторның [[электр сыешлыгы]] зурлыгында мөһим урын алып торганны ачыклыйлар. Конденсаторның өслекләре арасындагы һаваны сыек, яки каты изолятор белән алыштыру, һаваны калдырып, өслекләр арсындагы ераклыкны муафыйк киметүгә тиң. Һава катламын башка сыек яки каты диэлектрикка алмаштыру конденсаторның электр сыешлыгын K тапкыр арттыра. Фарадей бу К зурлыгын бирелгән диэлектрикның ''индуктив мөмкинлеге'' дип атый.
Хәзер К зурлыгын изоляцияләүче матдәнең [[диэлектрик үткәрүчәнлек|диэлектрик үткәрүчәнлеге]] дип атыйлар