Имай Насыйри: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ayratayrat кулланучысының (бәхәс) 2257385 үзгәртүеннән баш тарту
Тамга: кире кайтару
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 27:
Имаметдин Низаметдин улы Насыйров [[Стәрлетамак]] шәһәренә якын гына урнашкан [[Түбән Усылы]] авылы игенчеләре гаиләсендә [[1898 ел]]ның 12 октябрендә туган. Бер апасы һәм ике сеңлесе арасында үсә. Башлангыч белемне үз авылларында ала. [[1910 ел]]да аны Стәрлетамактагы “Шәргыя” дип аталган татар мәдрәсәсенә бирәләр. Анда, дин сабакларыннан тыш, [[тарих]], [[география]], [[физика]], [[математика]] өйрәтелә. Үсмер мәдрәсәне тәмамлый алмый — [[Беренче бөтендөнья сугышы|империалистик сугыш]] башлана.
 
Имаметдин, туган авылына кайтып, әтисе хуҗалыгында эшли, авыл китапханәсендә. Авыллары аша төрле гаскәрләр үтеп-сүтеп йөри. Имаметдин [[1919 ел]] урталарында [[Кызыл Армия]]гә ияреп китә. Урал фронтында хәрәкәт итүче [[Муса Мортазин]] бригадасының сәяси бүлеге каршында [[Бәләбәй]] шәһәрендә оештырылган кыска вакытлы курсларда укып чыккач, шунда ук сәяси бүлекнең агитатор-оештыручысы булып хезмәт итә. [[ВКП(б)|Большевикларбәлшәвикләр партиясе]] сафына керә. [[1920]]-[[1921|21]] елларда [[Күзәй (Нуриман районы)|Күзәй]] кантонында (хәзерге [[Нуриман районы]] җирләре) милиция бүлеге начальнигы булып эшли.
 
Имай Насыйри нуриманлылар да якташ дип йөртә, чөнки ул шунда кайнап эшләп, тормышны өйрәнеп, «Күзәй» дигән иң билгеле романын язган. [[Байгилде (Нуриман районы)|Байгилде]] мәктәбендә бу романны иҗат итүгә бәйле архив материаллары да саклана.