Шоколад: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 4:
==Тарихи белешмә==
Какао [[бәрәңге]], [[томат]], [[кукурузмәккәй]] һәм [[фасоль]] белән бергә Европада 16 гасырда күренә башлый. Аны беренче тапкыр [[Христофор Колумб]] алып кайта һәм [[Испания]] патшабикәсенә бүләк итә. Колумб индеецларның “какаоте” дигән агач үстерүләре турында сөйли. Аларның яраткан эчемлекләре дә “шоколад” була. Аны какао агачының төелгән орлыгыннан [[ваниль]], [[бал]], аз гына кукуруз[[мәккәй]] оны кушып ясаганнар.
 
Какао агачы рәсми телдә “теоброакакао” дип йөртелә. Ә борынгы грек сүзе “теобрам” “ходайлар ризыгы” дип тәрҗемә ителә. Шоколад агачлары аерылып тора: аларның чәчәкләре һүм җимешләре ботакларда түгел, ә агач кәүсәсендә һүм бик юан ботакларында үсә. 10-12 м биеклектәге агачта чәчәкләр 100 меңгә кадәр җитә. Әмма аларның бик аз өлеше генә җимешкә әйләнә. Җимешләр ел әйләнәсендә өлгерә, аларны август һәм февраль айларында гына җыеп алалар. Чи кузаклар әче була, алардан какао исе килми дә. Өлгергән кузакларны киптерәләр, эшкәртәләр һәм вак итеп төяләр.