Россия: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 83:
Русиянең чикләренең озынлыгы — 60 932 мең км. Бу — [[Җир]] шарын экватор буенча бер ярым тапкыр әйләнеп чыгарга җитәрлек. Русиянең көнбатыш һәм көньяк чикләре күбесенчә — коры җирдән, ә төньяк һәм көнчыгышы диңгездән уза.
 
Көнбатыш чигендә ачык беленеп торган табигый чикләр юк диярлек. Ул [[Баренц диңгезе]]ндә [[Рыбачий ярымутравы]]ннан көнбатышка таба башлана һәм [[Кола ярымутравы]]ның көнбатыш чите буйлап дәвам итә. Анда [[Норвегия]] белән чик уза; көньяктарак аны [[Балтыйк диңгезе]]ндәге Фин култыгына кадәр дәвам итүче [[ФинляндияФинләндия]] белән чик алыштыра.
 
Фин култыгыннан алып [[Азак диңгезе]]нә кадәр булган гаять зур киңлектә Русия [[Эстония]], [[Латвия]], [[Беларус]] һәм [[Украина]] белән чиктәш. [[Азак диңгезе]]нең [[Таганрог култыгы]]ннан көнбатыш чик, [[Азак диңгезе]] буйлап барып Арабат борынын һәм [[Ур муены]]н кисеп үтә. [[Калининград өлкәсе]] көнбатышка еракка кереп тора. Бәйсез дәүләтләр — [[Эстония]], [[Латвия]], [[Литва]] барлыкка килү нәтиҗәсендә, ул Русиянең төп территориясеннән аерылып калган. [[Калининград өлкәсе]] [[Польша]] һәм [[Литва]] белән чиктәш.