Гафур Каюмов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к →‎Биография: викиләштерү
IanraBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 22:
| башка мәгълүмат =
}}
'''Гафур Шәкүр улы Каюмов''' — танылган татар драматургы, театр режиссеры.
 
== Биография ==
Гафур Каюмов [[1959 ел]]ның [[2 март]]ында [[Татарстан]]ның [[Арча районы]] Яңа Сәрдә авылында туган. [[1979 ел]]да [[Казан театр училищесы]]нда актерлык осталыгы бүлегендә укырга керә. Укуын тәмамлауга, аны [[Тинчурин театры|Республика күчмә театрына]] эшкә чакыралар. [[1990 ел]]дан [[1997 ел]]га кадәр ул – [[Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры]] артисты.
 
Гафур Каюмовны режиссерлык эше мавыктыра һәм ул 1994-1999 елларда Мәскәү институтының мәдәният, сәнгать хезмәткәрләрен режиссерлыкка әзерләү бүлегендә укый, [[Болгария]] республикасының Милли академиясендә театр факультетында белемен күтәрә.
 
Театр һәм кино сәнгатендә шактый тәҗрибә һәм белем туплаган Гафур Каюмов 1980 еллардан башлап драма әсәрләре иҗат итә башлый. Аның пьесалары төрле театрларда куела, кызыклы спектакльләргә әверелә. ”Упкын өстендә уен” 2 пәрдәле трагифарс жанрында язылган әсәре, “Кабан күле серләре” пьесасы [[Камал театры|Г.Камал исемендәге]], [[Тинчурин театры|Тинчурин исемендәге]], Чаллы, Минзәлә, [[Әлмәт театры|Әлмәт]], [[Түбән Кама татар дәүләт драма театры|Түбән Кама]] [[театр]]ларында, Башкортстанның [[Уфа дәүләт «Нур» татар театры|«Нур»]], Уфа башкорт яшьләре театрларында, [[Туймазы дәүләт татар драма театры|Туймазы]], [[Сибай драма театры|Сибай]], [[Салават драма театры|Салават]] шәһәрләре театрларында һәм [[ОренбургЫрынбур дәүләт татар драма театры]]нда, Марий Эл драма театры сәхнәләрендә куела. Бу инде үзе үк Гафур Каюмовның драматургиягә килүе очраклы булмавы турында сөйли.
 
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында аның “Мирас” (1990), “Һинд кызы” музыкаль комедиясе (1992), “Сарык арыслан” притча-әкияте (1997) куела.
Юл номеры - 38:
 
{{DEFAULTSORT:Каюмов, Гафур}}
 
[[Төркем:Татар драматурглары]]
[[Төркем:Татар режиссёрлары]]