Киев Русе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Таркалыш: clean up using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 84:
Киев Русе белән [[Идел буе Болгары]] мөнәсәбәтләре каршылыклы булган, кайбер вакытта [[Идел]] буенда сәүдә өчен сугышлар, кайбер чорында хезмәттәшлек дәвере булган.
 
[[1183 ел]]ның җәендә [[Владимир-СуздальСүздәл кенәзлеге]] идарәчесе [[Всеволод III Зур Оя]], үзенә союздаш [[Киев кенәзлеге|Киев]], [[Смоленск кенәзлеге|Смоленск]], [[Көньяк Переяславль кенәзлеге|Көньяк Переяславль]], [[Рәзән кенәзлеге|Рәзән]], [[Мөрәм кенәзлеге|Мөрәм]] кенәзләре гаскәрләрен берләштереп, зур гаскәр белән [[Идел буе Болгары|Болгар иленә]] — [[Биләр]] шәһәренә һөҗүм итә.
 
[[Идел буе Болгары]] белән Киев Русе арасындагы килешүләре:
* 1) Идел буе Болгары белән Киев Русенең бөек кенәзе [[Владимир I]] арасындагы килешү. «Повести временных лет» елъязмасында хәбәр ителгәнчә, аркадашлары бәҗәнәк-төрекләр белән болгарларга каршы яу белән килгәннән соң ([[985 ел|985]]), кенәз [[Владимир I]] болгарларның [[икътисад]]и яктан өстенлеген таный ('''«... все они в сапозех»''') һәм алардан ясак түләтеп булмаячагын аңлый ('''«им дани нам не даяти, поидем искать лапотников»'''), үзара килешү төзергә тәкъдим итә. Килешүгә «колмак суга батканчы, таш су өстенә калыкканчы» турылыклы булырга дип ант ителә;
* 2) [[Идел буе Болгары]] дәүләте белән Киев Русе арасында чама белән [[1006 ел]]да ике илнең дә сәүдәгәрләренә төрле шәһәрләрдә ирекле рәвештә сәүдә итү хокукы бирелүе турында төзелгән килешү (''авыл җирләрендә сәүдә итү мөмкинлеге каралмаган''). Аның нигезендә ике дәүләтнең сәүдә, мәдәният һәм сәясәт өлкәсендә үзара мөнәсәбәтләре ныгый. Бу килешү турындагы мәгълүмат борынгы рус елъязмалары белән эш иткән В. Н. Татищев хезмәтендә урын алган;
* 3) [[Идел буе Болгары]] белән [[Владимир-СуздальСүздәл кенәзлеге]] арасындагы [[1221 ел]]гы килешү. Болгарлар русларның [[Бөек Устюг|Устюг]] шәһәрен ([[1218 ел|1218]]) һәм рус гаскәре болгарларның [[Ашлы]] шәһәрен ([[1220 ел|1220]]) яулап алу [[сугыш]]ларыннан соң килешү төзелә. Килешүдә әйтелгәнчә, [[Ука]] елгасы буенда урнашкан кайбер [[мордва]] [[авыл]]лары рус кенәзлеге йогынтысына күчә;
* 4) [[1229 ел]]гы [[Идел буе Болгары]] белән [[Владимир-СуздальСүздәл кенәзлеге]] арасындагы килешү ([[1229 ел|1229]]). Идел буе төбәгендә үзара мөнәсәбәтләрне билгели, әсирләр алмашу, сәүдәгәрләр белән балыкчыларга ике ил арасында ирекле эш йөртү мөмкинлеге бирә. Бу килешү Владимир-СуздальСүздәл кенәзе Юрий Всеволод улы Ука белән Сыры елгалары арасындагы мордва җирләрен үз йогынтысына алу өчен башлаган сугышыннан соң 6 елга дип төзелә. Әлеге килешү Рус кенәзлегенә '''ачлык афәтеннән котылу''' чарасы булса (''берничә ел иген уңмаган рус иленә болгарлар 1229 елда зур күләмдә ашлык озаталар''), болгарларга 1229, [[1232 ел]]лардагы монгол яуларына оешкан төстә каршы тору мөмкинлеге бирә.
 
== Таркалыш ==