Терек: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 26:
Озынлыгы 623 км. Бассейнының мәйданы 43,2 мең км². Зур Кавказның төньяк битләүләреннән башлана; түбәнрәк, Дарьял тарлавыгында Ян тезмәне кисеп үтә. Таулардан чыкканнан соң тигезлек буйлап агып, Каспий диңгезенә дельта (мәйданы 4000 км²) хасил итеп коя.
 
Кар, яңгыр, грунт суларыннан туена. Кышын кыска вакытка боз белән каплана. Суы сугаруга сарыфлана. Төп кушылдыклары: сул — Ардон, Урух, Малка (Баксан белән); уңда — Сунжа. [[МоздокМәздәк]] шәһәреннән югарырак Теректан ''Терек-Кума каналы башлана''.
 
Таулы өлешендә Терек һәм аның кушылдыклардан электр энергиясе алу өчен Баксан, Гизелдон ГЭСлары төзелгән. Елга балыкка бай. Терек буенда [[МоздокМәздәк]], [[Кизләр]] шәһәрләре урнашкан.