Тәүфикъ Әйди: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 8:
| һөнәр = язучы, публицист
| туу датасы = 01.05.1941
| туу җире = [[Мәскәү өлкәсе]], ШатураШатур районы, Туголеевский Бор бистәсе
| гражданлык =
| милләт = татар
Юл номеры - 24:
'''Тәүфикъ Әйди''' (чын исеме '''Тәүфикъ Рамазан улы Әйделдинев''') — [[татар]] [[язучы]]сы, прозаик, публицист. Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, танылган язу­чы, «Йөртә безне язмыш­лар», «Кардәшләр кочагында», «Ягымлы моңнар» һәм башка әсәрләр авторы.
 
Ул [[1941 ел]]ның [[1 май|1 маенда]] [[Мәскәү өлкәсе]]нең ШатураШатур районы Туголеевский Бор бистәсендә туа.
 
Бала һәм үсмер чагы Татарстанның [[Апас районы]] [[Түбән Балтай]] (1941—51; 1955—57), [[Олы Бакырчы]] (1954), [[Омск өлкәсе]]нең Азов районы Төк (1951—53) авылларында уза. Татарстанда — татар, Себердә казакъ мәктәпләрендә укып, җиде класс белем алгач, 1957 елдан 1960 елга кадәр [[Алабуга]] китапханә техникумында укый, аннары өч ел Апас районының Урта Балтай авылында китапханә мөдире, [[1962 ел]]да Казанга килеп, төзелештә — ташчы, милиция бүлегендә — бригадир, [[«Оргсинтез»]] берләшмәсендә—слесарь һәм аппаратчы, мәктәптә — укытучы, Татарстан халык иҗат йортында — методист, газета-журнал редакцияләрендә — әдәби хезмәткәр һәм [[Татарстан Язучылар берлеге]] идарәсендә әдәби консультант булып эшли. 1973 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1983—1985 елларда ул [[Мәскәү]]дә [[СССР язучылар берлеге]] каршындагы ике еллык Югары әдәби курсларда укый. 1985-1997 елларда [[«Казан утлары» журналы]] редакциясенең проза бүлеген җитәкли, 1997-1998 елларда [[«Татарстан» журналы]] баш мөхәрриренең урынбасары, 1998-2001 елларда «Аваз» исемле хосусый нәшриятның башкаручы директоры булып эшли.
 
Язучы [[2001 ел]]ның [[2 апрель|2 апрелендә]] [[Казан]]да вафат була. Кабере [[Әлдермеш]] авылы зиратында.
 
==Чыганак==
* [http://jazucilar.narod.ru/ajdi2.htm Тәүфикъ Әйди // Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. "Казан утлары" № 5, 2011.]
 
{{DEFAULTSORT:Әйделдинев, Тәүфикъ}}
[[Төркем:Татар язучылары]]
[[Төркем:Детектив язучылар]]
[[Төркем:Мәскәү өлкәсендә туганнар]]
[[Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре]]
 
{{DEFAULTSORT:Әйделдинев, Тәүфикъ}}