Россия: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 85:
Көнбатыш чигендә ачык беленеп торган табигый чикләр юк диярлек. Ул [[Баренц диңгезе]]ндә [[Рыбачий ярымутравы]]ннан көнбатышка таба башлана һәм [[Кола ярымутравы]]ның көнбатыш чите буйлап дәвам итә. Анда [[Норвегия]] белән чик уза; көньяктарак аны [[Балтыйк диңгезе]]ндәге Фин култыгына кадәр дәвам итүче [[Финляндия]] белән чик алыштыра.
 
Фин култыгыннан алып [[Азак диңгезе]]нә кадәр булган гаять зур киңлектә Русия [[Эстония]], [[Латвия]], [[БелоруссияБеларус]] һәм [[Украина]] белән чиктәш. [[Азак диңгезе]]нең [[Таганрог култыгы]]ннан көнбатыш чик, [[Азак диңгезе]] буйлап барып Арабат борынын һәм [[Ур муены]]н кисеп үтә. [[Калининград өлкәсе]] көнбатышка еракка кереп тора. Бәйсез дәүләтләр — [[Эстония]], [[Латвия]], [[Литва]] барлыкка килү нәтиҗәсендә, ул Русиянең төп территориясеннән аерылып калган. [[Калининград өлкәсе]] [[Польша]] һәм [[Литва]] белән чиктәш.
 
Көньяк чик башта [[Ур муены]]н кисеп үтә, [[Каркинит култыгы]]н, аннан соң [[Кара диңгез]] буйлап бара, аннан Адлер янында тауларга күтәрелә һәм Зур Кавказның Субүләр сырты буенча Русияне [[Грузия]]дән һәм [[Азәрбайҗан]]нан аера. [[Идел]] дельтасыннан [[Алтай таулары]]на кадәр арада дуга булып [[Казакъстан]]ны читләтеп үтә. Аннан соң Русия, [[Япон диңгезе]] яр буйларына чыгып, [[Монголия]], [[Кытай]] һәм [[Корея]] белән чикләшә.