Мосо халкы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 87:
 
'''Борынгы бон дине'''<br>
Бон дине меңнәрчә ел дәвамында мосо культурасының рухи тоткасы булып торган. Ул анимизм, ата-баба культы һәм алиһә-анага табыну йолаларын берләштерә.<br>Төрле явыз рухлар йогынтысыннан шаманнарча арындыру һәм үлгән кешеләренең җаннарына ахирәткә ирешүдә ярдәм итү — бон руханиларының төп вазифасы. Транс халәтенә кереп, теге дөнья рухлары белән аралашу өчен, алар махсус исерткеч эчемлекләр кулланалар. Мосо теленең үз әлифбасы юк, шуңа күрә бон дине тәгълиматы китап рәвешендә язылмаган¬. Руханиларның барысы да — ир-ат затыннан.
 
Бон дине хәзерге вакытта, балаларга исем бирү, балигълыкка ирешү, мәетләрне озату, милли бәйрәмнәрдә һәм кеше чирләп киткән очракта гына кулланыла. Кытай коммунистларының озак еллар дәвамында динне тыеп килүе сәбәпле, бон руханилары да күп түгел инде. Хәзерге шартларда Кытайда да диннәрне тыю, инанулар иреген инкарь итү галәмәте юк.