Мун Чжэ Ин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 25:
<small>'''''Җэин''' (Җе Ин, Чжэ Ин) — исеме, '''Мун''' — фамилиясе''.</small>
 
'''Мун Чжэ Ин''', Җе Ин Мун, Җеин Мун ({{lang-ko|문재인}}; ''[[1953 ел]]ның [[24 гыйнвар]]ы, [[Көньяк Корея]], Коҗе'') — [[Көньяк Корея]] сәясәтчесе, дәүләт эшлеклесе, хокук белгече, [[2017 ел]]ның [[10 май|10 маеннан]] {{байрак|Көньяк Корея}} Корея Республикасының президенты.
 
== Тәрҗемәи хәле ==
[[1953 ел]]ның [[24 гыйнвар]]ында Кьоңсаң–Намдо провинциясенең Коҗедо утравында туган<ref>[http://news1.kr/articles/?2083846 문재인은 누구…대선 패배 극복하고 제1야당 대표로]</ref>. Әтисе — [[Төньяк Корея]]дан качып чыгучы; Корея сугышы вакытында, [[1950 ел]]ның [[декабрь|декабрендә]] [[Кытай]] гаскәре басымы астында чигенүче [[БМО]] гаскәре тарафыннан үзе яшәгән Хамхын шәһәреннән эвакуацияләнгән булган. Мун [[Пусан]]дагы (''[[Сеул]]дан читтә иң шөһрәтле'') Кённам урта мәктәбендә укыган.
 
Кёнхи университетында хокук белгечлегенә укыган. Юсин конституциясенә каршы студентлар протестын әзерләгән өчен университеттан куыла һәм кулга алына. Соңрак [[армия|гаскәри хезмәткә]] алына, [[1976 ел]]ның [[18 август]]ында Пханмунджом инцидентында [[Көньяк Корея]] махсус көчләре составында катнаша<ref>[http://news1.kr/articles/?932327 [전문&#93; 문재인 민주통합당 대선 후보, 6차 방송연설]</ref>. Гаскәри хезмәттән азат ителгәч, юрист эшчәнлеге алып барырга рөхсәт итүче имтихан бирә һәм суд өчен кадрлар әзерләүче институтка кабул ителә. Институтта яхшы укыса да, студентлар протестларында катнашканы булган өчен, аңа судья булып эшләргә рөхсәт бирелми, шуңа күрә ул адвокат һөнәрен сайлый. Адвокат булып эшләгәндә, Кореяның булачак президенты Но Му Хён белән хезмәттәшлек итә<ref>[http://biz.chosun.com/site/data/html_dir/2015/02/08/2015020801798.html [프로필&#93; 문재인, 노무현의 친구에서 제1야당 대표로 — Chosunbiz — 프리미엄 경제 파워]</ref>. [[2009 ел]]да [[Но Му Хён]]ның {{comment|үз-үзенә кул салуына|суицид, самоубийство}} кадәр<ref>[http://podrobnosti.ua/2149149-prezidentu-juzhnoj-korei-objavili-impichment-iz-za-korruptsionnogo-skandala.html Президенту Южной Кореи объявили импичмент из-за коррупционного скандала. Podrobnosti.ua, 09.12.2016]</ref> алар дус булып калалар.
 
== Хезмәт юлы ==
Юл номеры - 49:
 
== Сайлаулар ==
[[2012 ел]]дагы Көньяк Корея президентын сайлауларда, «Берләшкән демократик фирка» лидеры буларак, оппозициядән кандидат була, 48 % тавыш җыеп, элекке авторитар президент [[Пак Чон Хи]] кызы, идарә итүче Сэнури фиркасе вәкиле [[Пак Кын Хе]]га җиңелә.
 
[[2017 ел]]гы Корея Республикасы президентын сайлауларда Тобуро демократик фиркасеннән тәкъдим ителә. [[2017 ел]]ның [[9 май|9 маенда]] вакытыннан алда (''Ил президенты Пак Кын Хе ханымга карата импичмент игълан ителгәннән соң'') Көньяк Корея президентын сайлаулар оештырыла. 13 423 800 сайлаучының тавышын (''41,08 %'') җыеп, көндәшләре — консерватив «Корея азатлыгы» фиркасе кандидаты Хон Җун Пхе (''24,03 %''), «Халык фиркасе» кандидаты Ан Чхоль Суны (''21,4 %'') җиңеп, Көньяк Корея президенты итеп сайлана<ref>[https://lenta.ru/news/2017/05/10/korea/ Новым президентом Кореи стал Мун Чжэ Ин. lenta.ru, 10.05.2017]</ref>.
Юл номеры - 61:
 
{{Көньяк Корея президентлары}}
 
{{DEFAULTSORT:Мун, Чжэ Ин}}
[[Төркем:Көньяк Корея президентлары]]