Шамил Усманов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к →‎Тәрҗемәи хәле: викиләштерү
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 8:
| һөнәр =
| туу датасы = 26.12.1898
| туу җире =
| туу җире = {{Туу җире|Пенза губернасы|Пенза өлкәсендә}}нең [[Кузнецк өязе]] [[Пәлдәнге]] авылы
| гражданлык =
| милләт =
| үлем датасы = 3.12.1937
| үлем җире = [[Казан]]
| әти =
| әни =
Юл номеры - 24:
'''Шамил Хәйрулла улы Усманов'''<ref>атасы кушкан исем '''Абдулла'''</ref> ([[1898 ел]]ның [[26 декабрь|26 декабре]] — [[1937 ел]]ның [[3 декабрь|3 декабре]]) — [[татар]] [[язучы]]сы, [[драматург]], җәмәгать эшлеклесе, [[Русиядә гражданнар сугышы|гражданнар сугышы]] каһарманы, [[СССР Язучылар берлеге]] әгъзасы.
== Тәрҗемәи хәле ==
Ул [[1898 ел]]ның [[26 декабрь|26 декабрендә]] [[Сарытау губернасы]]ның КузнецкКүзнәй өязе Анненково волосте (хәзерге [[Пенза өлкәсе]]нең КузнецкКүзнәй районы) [[Пәлдәнге]] авылында мөгаллим Хәйрулла-хәзрәт гаиләсендә туа.
 
[[1906 ел]]да аның әтисе, гаиләсен ияртеп, башта [[Әстерхан]] шәһәренә, аннары, берничә ел анда торганнан соң, [[Ырынбург]]тагы [[«Хөсәения» мәдрәсәсе]]нә эшләргә күчә. Шамил шунда мәдрәсәнең урта сыйныфын, аннары [[1914 ел]]да һөнәр училищесын тәмамлап, Февраль инкыйлабына кадәр [[Акчуриннар]]ның [[Сембер губернасы]]ндагы хәрби максатындагы [[Гурьевка]] һәм [[Зөябаш]] туку фабрикасында слесарь булып эшли.
 
[[1917 ел]]ның мартында ул большевиклар фиркасы сафына баса һәм урындагы оешмасының карары буенча [[Сызран]] тимер юл депосына эшкә күченә. Шул ук елның ноябрендә [[Казан хәрби округы]] Шамил Усмановка [[Сызран]]да торган частьлардагы фронтовик солдатлардан һәм эшчеләреннән кызыл гаскәр отрядлары оештыру бурычын йөкли. Шамил Усманов җитәкчелек иткән бу гаскәри часть [[1918 ел]]ның маенда [[ЭККА Көнчыгыш фронты|Көнчыгыш фронтка]] җибәрелә һәм, башта [[Оренбург]]тагы татар-башкорт гвардиячеләре белән, аннары [[Актүбә]] шәһәрендәге әсир венгр, поляк һәм немец үзиреклеләре белән бергә кушылып, «Өченче Интернационал легионы» дигән исем астында Актүбәдән [[Ырынбург]]ка кадәр сугышчан юл уза һәм [[1919 ел]]ның [[22 гыйнвар]]ында Оренбург шәһәрен Дутов бандаларыннан азат итә. Бу героик сәфәр вакытында Шамил Усманов, Интернационал легионының комиссары буларак, үзен оста һәм батыр хәрби юлбашчы итеп таныта. [[1919 ел]]ның мартында республика Хәрби-революцион советы Шамил Усмановны яңа төзелә торган Беренче Идел буе [[татар бригадасы]]на комиссар итеп билгели. Бригада төзүне уңышлы башкарып чыккач, шул ук елның октябреннән ул Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең сәяси бүлеге начальнигы итеп раслана һәм бу хезмәтен коллегия яшәүдән туктаганчы дәвам иттерә.
 
Сәяси бүлектәге Ш. Усманов эшенең икенче зур юнәлеше — нәшрият. [[Үзәк мөселман хәрби коллегиясе]] органы — «[[Кызыл Армия (газета, 1918-1921)|Кызыл Армия]]» газетасына яңа авторлар, журналистлар табуга күп көч түгә, берара үзе мөхәррирлек итә. Газетта Шамил Усмановның Совет Татарстаны җөмһүриятен төзү проблемаларына багышланган мәкаләләре басыла. [http://wikisource.org/wiki/%D0%90%D0%A2%D0%A1%D0%A1%D0%A0_%D0%BE%D0%B5%D1%88%D1%82%D1%8B%D1%80%D1%83_%D1%82%D1%83%D1%80%D1%8B%D0%BD%D0%B4%D0%B0%D0%B3%D1%8B_%D0%B4%D0%B8%D0%BA%D1%80%D0%B5%D1%82 Татарстан республикасы турында Декрет] чыккач, аның вакытлы органы буларак Инкыйлаби комитет төзелә, Ш. Усманов анын секретаре итеп билгеләнә. Бу органның төп максаты Татарстан Советларының Учредительный корылтаен җыю хәзерләү була. Бу эштә артык мөстәкыйль эш йөрткәнлектән (ул һәм көрәштәшләре корылтайда күпчелек делегатларның татарлардан булуын тәэмин итәргә ниятләгән), урыс [[шовинистлар]]ы оялаган [[Казан губернасы|Казан губерна]] комитеты аны, [[Измаил Фирдәвес|И. Фирдәвес]]не һәм И. Казаковны эштән читләштерә. Ш. Усманов Төркестан фронтына мобилизацияләнә. [[1922 ел|1922]] елга кадәр Төркстан фронты Хәрби–революцион советы әгъзасы.