Веб-сәхифә: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 1:
[[Файл:Web Page.png|thumb|[[Инглиз Википедиясе|Инглиз Википедиясының]] веб-сәхифәсенең скриншоты]]
'''Веб-сәхифә''', яки '''веб-бит''' ({{lang-en|Web page}}) — [[веб-браузер]] (''[[гизгеч]]'') белән ачып булган документ яки [[Бөтендөнья пәрәвезе]]нең мәгълүмат ресурсы.
Гадәти веб-сәхифә [[HTML]] форматындагы текст файлы була. Аңарда икенче төрле форматтагы файлларга (''текст, график рәсем, видео, аудио, мультимедиа, апплетлар, кулланма программ тәэминатлар һ.б.'') сылтамалар булырга мөмкин. Шулай ук аңарда икенче веб-сәхифәләргә тиз итеп күчер өчен яки сылтамалы файлларга үтер өчен [[гиперсылтама]]лар булырга мөмкин. Күп төрле гизгечләрдә сылтамалы файлның эчтәлеген турыдан-туры, шушы файлга сылтама асраган веб-сәхифә эчендә, карап була. Шулай ук хәзерге замандагы гизгечләр кайбер форматтагы файлларның эчтәлеген турыдан-туры, шушы файлларга сылтама асраган веб-сәхифәдән аерым, карарга мөмкинлек бирәләр.
Мәгълүматтән мәгънәле веб-сәхифәнең эчтәлеге гадәттә [[контент]] ({{lang-en|content}} — «эчтәлек») дип атала.
Гомуми тема һәм [[Веб-дизайн|дизайн]] белән берләшкән, һәм сылтамалар белән бәйләнгән берничә веб-сәхифәләр [[веб-сайт]] тәшкил итәләр. Веб-сайтны тәшкил иткән веб-битләр бер яки берничә [[веб-сервер]]ларда (''бер-берсеннән еракта, хәтта төрле илләрдә'') урнаша алалар.
== Динамик сәхифә ==
Динамик сәхифә — программа белән ясалган веб-сәхифә. Динамик сәхифә статик сәхифәдән аерылып тора, чөнки статик сәхифә ул серверда урнашкан гади файл. Динамик сәхифәнең гизгеч яки кулланучының икенче төрле агенты эшкәртә ала торган HTML-кодын сервер программасы ясый.
== Шулай ук карагыз ==
* [[Гипертекст]]
* [[Бөтендөнья пәрәвезе]]
* [[Сайт]]
* [[Веб 1.0]]
* [[Веб-дизайн]]
== Әдәбият ==
* Артур Бибек, Бад Смит. Создание Web-страниц для "чайников" = Creating Web Pages For Dummies. — 7-е изд. — М.: «Диалектика», 2006. — С. 304. — ISBN 0-7645-7327-6.
* Якоб Нильсен, Хоа Лоранжер. Web-дизайн: удобство использования Web-сайтов = Prioritizing Web Usability. — М.: «Вильямс», 2007. — С. 368. — ISBN 0-321-35031-6.
{{Портал|Технология}}
|