Күрү нервы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
'''Күрү нервы''' ([[Латин теле|лат.]] ''Nervus opticus'') — [[баш миеннән чыккан нервлар]]ның икенче пары, алар буенча [[Челтәркатлау|челтәркатлауның]] сизгер [[Күзәнәк|күзәнәкләре]] аша кабул ителгән күрү ярсытулары [[баш мие]]нә тапшырыла.

== Анатомия ==
Күрү нервы махсус сизгерлек нервдан гыйбарәт. Күрү нервы үсеше һәм төзелеше буенча гадәти нерв түгел, ә перифериягә чыгарылган һәм ара ми төшләре һәм алар аша зур ярымшарлар кабыклары белән бәйле минең ак матдәсе. Күрү нервы челтәркатлауның ганглиоз күзәнәкләреннән (өченче нерв күзәнәкләрдән) башлана. Бу күзәнәкләрнең үсентеләре күзнең арткы полюсыннан уртага 3 мм га якынрак күрү нервының дискында (яки имчәгендә) урнашкан. Алга таба нерв җепселләре бәйләме рәшәткәле пластинка өскәсендә [[Күз агы|күз агына]] үтеп кереп, җыйнак нерв кәүсәсе ясый һәм миненгеаль структуралар белән чолган алына. Нерв җепселләре бер-берсеннән миелин катламы белән аерылган.

Күрү нерв җепселләренең бәйләме арасында ''челтәркатлауның үзәк артериясе'' (үзәк ретиналь артерия) һәм исемдәш вена урнашкан. Артерия күзнең үзәк өлешендә барлыкка килә, ә аның капиллярлары челтәркатлауның барлык өслеген каплый. Күз артериясе белән күрү нервы ''баш сөяге'' куышлыгына чөйсыман сөякнең кечкенә канаты белән ясалган ''күрү каналы'' аша уза.

[[Күз чокыры|Күз чокырының]] май җисеме калынлыгыннан узып, күрү нервы уртак сеңер боҗрасына килә. Аның бу өлеше [[Латинский язык|лат.]] ''pars orbitalis'' дип атала. Аннары ул күрү каналына керә ([[Латинский язык|лат.]] ''canalis opticus'') — бу өлеше [[Латинский язык|лат.]] ''pars intracanalicularis'' исемен йөртә, ә күз чокырыннан баш сөяге куышлыгына [[Латинский язык|лат.]] ''pars intracranialis'' чыга. Монда чөйсыман сөякнең ([[Латинский язык|лат.]] ''os sphenoidale'') алчат сыры өлкәсендә, күрү нерв җепселләренең өлешчә алмашуы башкарыла — [[Латинский язык|лат.]] ''chiasma opticum''.

Һәр күрү нерв җепселләренең латераль өлеше үз ягында алга таба юнәлә.
Юл номеры - 16:
Җиңсәара аралыгында [[Латин теле|лат.]] ''spatia intervaginalis'' артерияләр һәм веналар уза.

Һәр күрү тракты кырыйдан ''баш мие аякчыгын'' ([[Латин теле|лат.]] ''pedunculus cerebri'') урап уза һәм беренчел аскабык күрү үзәкләрендә тәмамлана, алар һәр яктан латераль буынлы җисем, таламус мендәре һәм өске калку төшләреннән гыйбарәт, анда күрү мәгълүматының беренчел эшкәртелүе һәм [[Күз карасы|бәбәк]] рефлекслары формалашу башкарыла.

Күрүнең аскабык үзәкләреннән нервлар җилпәзә сыман баш миенең чигә өлешенең ике ягы буенча тарала — үзәк күрү юлы (Грациоле күрү нурланышы) башлана. Аннары беренчел аскабык күрү үзәкләреннән мәгълүматны китергән җепселләр бергә җыелып, эчке капсула аша үтә. Күрү юлы баш миенең җилкә өлешенең кабыгында (күрү зонасында) тәмамлана.

== Функциясе ==
Күрү импульсларның рецепторлары булып [[челтәркатлау]] тора. Ул баш миенең бүлтәюе буларак һәм асылда '''өч нейрон катламыннан''' тора.

'''Беренче нейроннар таякчыклар '''һәм '''колбачыклар '''дип атала. Яктылык [[Күз|күзгә]] җиткәч, бу кисәкләрдә барлыкка килгән фотохимик реакция күрү кабыгына тапшырылган импульсларга әйләнә.

Үзәк чокырчыкның [[Сары тап|сары тапыннантапынна]]<nowiki/>н кала таякчыклар һәм колбачыклар челтәркатлауда катшан урнашкан; таякчыклар саны ун тапкырга колбачыклар санныннан күбрәк. Иң ачык күрү урынында, [[сары тап]] өлкәсендә, колбачыклар гына бар һәм һәр колбачык '''икенче нейрон''' булган бер ''биполяр күзәнәк'' белән генә ялганган.  Биполяр күзәнәкләр '''өченче нейронга''' челтәркатлауның эчке катламының ''ганглиоз күзәнәгенә'' импульсларны тапшыра. Ганглиоз күзәнәкләрнең аксоннары сары таптан медиальрәк урнашкан челтәркатлауның бер урынына радиаль кушылалар һәм анда [[Күрү нерв дискы|күрү нервның дискын]] яки имчәген барлыкка китерә.

Күрү нервы, димәк, челтәркатлауның ганглиоз катламын ясаган күзәнәкләр тәненең аксоннарыннан тора. Күрү нервның сөяк каналыннан ([[Латин теле|лат.]] ''canalis opticus'') күрү нервлар баш сөяге куышлыгына кереп, ми нигезенә бара һәм анда, төрек өяре ([[Латин теле|лат.]] ''sella turcica'') алдында, яклары белән алмашып, күрү чаты ([[Латин теле|лат.]] ''chiasma opticum'') барлыкка китерә. Алмашу өлешчә генә була, чөнки челтәркатлауның борын (эчке) яртысынан барган җепселләр генә алмаша, тышкы яки чигә яртысы җепселләре хиазманы ягын алмаштырмаяча уза. Хиазмадан соң күрү юллары '''күрү трактлары''' дип атала. Күрү трактларында аерым челтәркатлау кырларыннан җепселләр билгеле аркылы кисем өлкәсендә урнашкан. Шулай, челтәркатлауның өске кырларыннан җепселләр нерв һәм трактның өске бүлекләрендә бара; челтәркатлауның аскы кырларыннан җепселләр — аскы бүлекләрендә. Моның әһәмияте күрү трактлар яки нервларга таралган процессның (мәсәлән, шеш) "юлын" ачыклауда. Зарарланганда төшеп калган челтәркатлауның кырына һәрвакыт капма-каршы күрү кырлары төшеп калганын истә тотарга кирәк. Алмашу н''әтиҗәсе үзенчәлекләре өчен күрү трактларында җепселләр күрү нервында кебек бер күздән генә түгел, ә ике күзнең исемдәш челтәркатлавының яртысыннан'': мәсәлән, сул күрү трактында ике челтәркатлауларның  да сул яртысыннан. Шуны искәртергә кирәк, күзнең сындыру мохитләре челтәркатлауга күренгәннең кире сурәтен төшерә һәм, димәк, сул күрү тракты ярсытуны ике күздән дә уң күрү кырларыннан, ә уң күрү тракты сул күрү кырларыннан үткәрә.
Юл номеры - 116:
Оеган дисклар, әгәр вакытында сәбәбе хәл ителмәсә, атрофия халәтенә күчә ала. Ул очракта аларның үлчәме кими, ләкин гадәттә шулай да нормальдән бераз зуррак кала, чикләре төгәлрәк була, төсе агара, веналар тарая. Мондый очракларда күрү нерв дискларының''' икенчел атрофия '''үсеше турында әйтәләр. Күз төбендә күрү нерв невриты һәм оюның офтальмоскопик рәсемендә бик күп уртак нәрсәсе бар, ләкин невритта визус (күрү үткенлеге) авыру башыннан ук кискен кими һәм түбән була, ә оеганда визус озак вакыт ярыйсы саклана ала һәм аның кискен кимүе оеган диск атрофиялегә күчкәндә генә булачак.

'''Фостер-Кеннеди''' '''синдромы '''— озак вакыт ми нигезендә берәр күрү нервын кысучы  шеш булса, күрү нерв дискының зарарланган ягында беренчел атрофия, ә каршы якта ми тартмасындагы гипертензия өчен икенчел артофия барлыкка килә.

== Әдәбият ==