Бари Рәхмәт: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: корреспондент → {{comment|мөхбир|корреспондент}} using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up, replaced: {{comment| → {{коммент|
Юл номеры - 30:
[[1921 ел]]да армия сафыннан демобилизацияләнгәч, Б. Рәхмәт туган якларына кайта һәм 1932 елга кадәр шунда яши. 1932 елда гаиләсе белән бөтенләй [[Казан]]га күчеп килеп, төзү трестларының берсендә гади эшче, соңыннан бухгалтер булып эшли. Озак кына вакыт язмый торганнан соң, 1939 елдан башлап, «[[Чаян]]» һәм «Совет әдәбияты» (хәзерге «[[Казан утлары]]») журналларында аның сатирик һәм лирик шигырьләре яңадан күренә башлый.
 
[[Бөек Ватан сугышы]] башлангач, 1942 елда, Б. Рәхмәт фронтка китә, [[Украина]]да, [[Молдавия]]дә, [[Болгария]] һәм [[Маҗарстан]] җирләрендә барган сугыш-ларда катнаша, 1945 елның февралендә яраланып, госпитальдә ятып чыга, аннан шул елның җәенә кадәр 3 нче Украина фронты газетасы «Совет сугышчысы» редакциясендә хәрби {{commentкоммент|мөхбир|корреспондент}} булып хезмәт итә.
 
Шагыйрьнең сугыш чоры лирикасында һәм сугыштан соң олылар өчен язган әсәрләрендә иҗатының нигезендә яткан халыкчан табигыйлек, нечкә юмор белән сугарылган шигъри фикерләү һәм тасвирлау үзенчәлекләре тагы да ачыларак төшә. Аның «Исән булсак, бетмәбез» ([[1943]]), «Без кайтырга чыктык» ([[1945]]), «Сугыш беткәч» ([[1945]]), «Бармагыңа акча түлим» ([[1946]]), «Әби белән бабушка» ([[1949]]), «Тәмәкене ничек ташларга» ([[1955]]) кебек лирик һәм юмористик шигырьләре шул чор татар поэзиясенең матур үрнәкләре булып санала. Шагыйрьнең лирик, юмористик һәм сатирик шигырьләренең шактый зур өлеше 1957 елда басылып чыккан «Шигырьләр» исемле җыентыгында урын алган.