Муса Җәлил һәйкәле (Казан): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Тамга: Мобиль җиһаз ярдәмендә үзгәртү Сайтның мобиль юрамасы аша үзгәртү
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 23:
[[Файл:М.Җәлил һәйкәле 5.jpg|180px|thumb|right|Һәйкәлнең скульптура өлеше]]
[[Файл:Л.Наврозашвили 2.jpg|180px|thumb|right|[[Муса Җәлил]] оныгы [[Лилиан Наврозашвили|Лилиан]] һәйкәл янында]]
[[1966 ел]]ның [[3 ноябрь|3 ноябренда]] [[Казан]]ның 1 Май мәйданында ([[Казан кирмәне]]нең Спас манарасы алдында уң якта, [[ТР милли музее]] каршында) [[Муса Җәлил|каһарман-шагыйрьнең]] 60 еллыгына урнаштырылган. Скульптор В.Е. Цигаль, архитектор Л.Г. Голубовский.
 
== Сыйфатлама ==
Һәйкәл 3 төп өлештән торучы архитектура — киңлек комплексыннан тора: мәйдан (стилобат), скульптура һәм гранит дивар. Скульптура аслыктан 8 метрга өскә күтәртелгән. Көнбатыш яктан һәйкәлгә киң гранит баскыч илтә. Композиция үзәгендә мәйданның кечерәйтелгән күчермәсе булган чәчәклек утыртылган. Ян-якта ялтыратылган (''полировкаланган'') граниттан эскәмияләр куелган. Монументның трапеция формасында эшләнгән гранит мәйданчыгы җир өслегеннән күтәртелгән.
 
Скульптура белән бербөтен хасил итүче бронза аслыкта факсимиле култамгасы «М. Җәлил» ясалган.
 
Җәлил фигурасында тыелгысыз ашкыну сурәтләнгән. Көрәшче шагыйрь үзен чорнаган тышаулардан котылырга тели. Горур чөелгән баш, киерелгән иңбашлар, буйсынмас ихтыярлы күз карашы батырлык, әхлакый көч, каһарманлык турында сөйли.
 
Скульптура артында мәйданчыкта гранит блоклардан дивар күтәртелгән. Анда стильләштерелгән [[карлыгач]]лар сурәте һәм [[Муса Җәлил|Җәлил]] шигырьләреннән [[рус теле|русча]] һәм [[татар теле|татарча]] 3 өзек бирелгән. Беренчесе — «''Пел я, весеннюю свежесть почуя, Пел я, вступая за Родину в бой''». Икенчесе — «''Лишь в свободе жизни красота! Лишь в отважном сердце вечность есть!''». Өченчесе — «''Жизнь моя песней звенела в народе, Смерть моя песней борьбы прозвучит''».