Күз: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 42:
[[Умырткалылар]]да күзләр ара [[Баш мие|минең]] ян стенкасы чыгынтысыннан үсә. Күзнең төп өлеше күз алмасын, ә инде күз кабагы, күз [[мускуллар]]ы, [[фасция]], май мендәрчеге ярдәмче аппаратны тәшкил итә, ул шулай ук [[кан]] тамырларыннан һәм [[Нерв системасы|нервлардан]] тора. Хайваннарның күз зурлыгы, кайбер искәрмәләрдән тыш, нигездә, гәүдә зурлыгына карый. [[Коры җир]] хайваннарыннан иң зур күзләр [[ат]]та ''(күз алмасы [[диаметр]]ы 51 мм)'' һәм тәвә [[Кошлар|кошында]]. Гәүдә күләме белән чагыштырганда иң зур күзләр [[мәче]]дә.
 
Күз баш сөягенең [[күз чокырындачокыры]]<nowiki/>нда урнашкан парлы әгъза. Күз чокыры үзәгеннән күз алмасының тышкы йөзенә күзне хәрәкәткә китерүче мускуллар килә.
 
Кашлар күзләрне саклый, алар маңгайдан агып төшүче тирне читкә юнәлтә. [[Күз кабагы]] белән [[Керфек|керфекләр]] күзне чаңнан саклыйлар. Күзнең тышкы өслегендә урнашкан яшь бизе яшь бүлеп чыгара. Ул күз алмасының өстен сылатып тора, күзгә иңгән чит өлешчәләрне юып төшерә, ә аннан соң күзнең эчке өслегеннән яшь каналы буйлап борын куышлыгына агып төшә.
 
Күз алмасы тыгыз фиброз катлау белән капланган. Фиброз катлау күзне механик һәм химик зарарланулардан, тышкы яктан чит өлешчәләрнең һәм микроорганизмнарның үтеп иңүеннән саклый. Бу катлау күзнең алгы өлешендә үтә күренмәле. Ул [[мөгезкатлау]] дип атала. Мөгезкатлау яктылык нурларын иркен үткәрә.