Алтын Урда: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
викиләштерү, өстәү |
Хаталар төзәтү, викиләштерү |
||
Юл номеры - 70:
Шуннан соң инде татар-монгол гаскәрләре үзәк [[Аурупа]]га барып җитә–[[Маҗарстан]]ны яулап ала, хәтта бер өлеше [[Әдрән диңгезе]]нә кадәр барып чыга. Әмма [[1242]] елда [[Чыңгыз хан]]нан соң ''Монгол империясе''нең бөек ханы булып калган [[Үгәдәй]]нең үлгән хәбәре килеп ирешә. Бату гаскәрендә сугышучы хан огланнары тизрәк Монголиягә кайтып җитәргә һәм яңа каһан сайлау корылтаенда катнашырга тиеш булалар.
[[Маҗарстан]]нән кайтышлый [[Бату хан]] [[1242]] елдан [[1243]] елга күчкәндә [[Идел]]нең түбәнге өлешендә, ягъни [[Дәшти Кыпчак]]ның үзәгендә туктап кала. Аның янында гаскәр әллә ни зур булмый. [[Рәшидетдин]]нең әйтүенә караганда, [[Чыңгыз хан]]ның Көнбатышны яулап алу өчен [[
Озакламый [[Бату хан]] хозурына, кенәзлек итү өчен ярлык сорап, русның олы кенәзе [[Ярослав]] килә. Бу хәл [[1243]] елның башында була. Үзәк [[Евразия]]дә яңа дәүләт–Алтын Урда оешып китә. Бату хан [[Болгар шәһәре]]н Алтын Урданың беренче башкаласы итеп сайлаган.
Юл номеры - 76:
===Мөстәкыйльлек алуы һәм ислам динен кабул итүе===
Хан тәхетенә [[Бәркә хан]] утырган дәвердә ([[1257]]–[[1266]]) Алтын Урдада ике зур вакыйга булып уза: [[Монгол империясе]]ннән аерылып, Алтын Урда мөстәкыйль дәүләт буларак яши башлый һәм рәсми төстә [[ислам]] дине кабул ителә.
Дин мәсьәләсенә килгәндә, [[Бату]] исән чакта ук мөселманнарга иркенлек туа; Бату хан, бүтәннәргә сиздермичә генә, [[ислам]] динен кабул иткән икән, дигән хәбәрләр дә була. Әмма Алтын Урда ислам динен рәсми рәвештә [[Бәркә]] заманында кабул итә. Бу хәлне [[Мисыр]] тарихчысы [[ән-Нүвәйри]] [[XIV йөз]] башында иҗат иткән энциклопедик хезмәтендә болай тасвирлый:
«Чыңгыз хан нәселеннән чыгучылар арасында ул Бәркә беренче булып ислам динен кабул итте: аңа кадәр мөселман булып китүчене безгә берәүнең дә әйткәне булмады. Ул мөселманга әйләнгәч, халкының күпчелек өлеше дә исламга күчте».
|