Глобаль җылыну: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Dexbot (бәхәс | кертем)
к Removing Link FA template (handled by wikidata) - The interwiki article is not featured
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 15:
}}</ref>]]
 
'''Глоба́ль җылыну''' — [[Җир]] [[атмосфера]]сының һәм [[Дөнья океаны]]ның уртача еллык [[температура]]сының [[XX гасыр|XX]] һәм [[XXI гасыр]]ларда әкренләп күтәрелү процессы.
 
[[XIX гасыр]] урталарыннан башлап үткәрелгән тикшеренүләр күрсәтүенчә, соңгы йөз елда планетада уртача температура — 0,7, [[Русия]] буенча исә 1,29 градуска күтәрелгән. Беренче карашка, бу сан кечкенә кебек, ләкин ул да [[климат]]тагы зур үзгәрешләргә сәбәпче булган. Климат үзгәрүгә күзәтчелек итүче халыкара экспертлар төркеме раславынча, бу — антропоген факторның чагылышы, ягъни җирдәге [[цивилизация]] [[сәнәгать|сәнәгате]] атмосферага газлар чыгаруны арттырган, ә бу, үз чиратында, [[парник эффекты]] тудырган. [[Углекислый газ]] хасил иткән «парник эффекты» Җирдәге климатка тискәре йогынты ясый.
 
Төрле фаразлар буенча алдагы 50 елда температура шкаласы тагы 3-5 градуска югарырак үрмәләячәк әле. Ә бит дөньяда климат 1-2 градуска гына тайпылса да, бөтен экосистема үзгәрә дигән сүз. Фаразлар чынга ашып һава торышы тагы да җылынса, кешелек дөньясына әйтеп бетергесез зур афәт киләчәк. Мәсәлән, [[Көньяк Урал]]да [[нарат]] урманнарының чиге урнашкан. Галимнәр тикшеренүе күрсәтүенчә, соңгы 5 елда наратлык катастрофик рәвештә юкка чыгып бара, чөнки яшь үсентеләр җылы һавада үсә алмый. [[Төньяк полюс]] бозлары да елдан-ел ныграк эри. Инде [[1996 ел]]да [[Антарктида]]дан 3 мең м³ мәйданлык боз кителеп төшкән иде. 2002-2005 ел эчендә боз эрүдән дөнья океаны суы 1,5 ммга арткан.
 
==Глобаль җылыну сәбәпләре==
Юл номеры - 26:
Урманнарның бетә баруы тропикка гына хас түгел. 1980 – 1990 елларда урманнар 16,8 млн га/ел тизлек белән юк ителгән. Атмосфера, сулар һәм туфракның пычрануы аркасында, Европа һәм [[Төньяк Америка]] урманнарының массакүләм авыруы һәләкәте башланды. Интенсив кисү аркасында, Үзәк Русиянең [[ылыслы урман]]нары гамәлдә бетерелде. [[Себер]], [[Ерак Көнчыгыш]] урманнарының аеруча әһәмиятле һәм техника үтеп керү өчен уңайлы массивлары юк ителә. Урманнарны бетерү климат шартлары, су режимы, туфракларның торышы үзгәрүгә китерә.
 
Атмосфераны пычратучы төп сәбәпләр – [[казылма ягулык]] яндыру һәм [[металлургия]] җитештерүе. [[Автомобиль]] һәм завод торбаларыннан чыккан төтен аркасында [[атмосфера]] ел саен 22 млрд тонна углекислый газ белән зарарлана. [[XVIII гасыр]] белән чагыштырганда бу газ концентрациясе — 31%, ә метан 149% арткан. Бу артуларның яртысы 1965 елдан соңгы чорга туры килә. Совет чоры белән чагыштырганда ил икътисады түбәнәюенә карамастан, [[Русия]] атмосферага зарарлы матдәләр чыгару күләме буенча өченче урында тора (2 млрд тонна). Атмосфераны иң нык пычратучы илләр — [[АКШ]] (елына 7 млрд тонна) һәм [[Кытай]] (5 млрд тонна).
 
===Парник газлары===
[[Файл:Global Carbon Emissions.svg|thumb|300px|right|[[1800 ел]]дан алып [[2007]]гә кадәр [[казылма ягулык]]ларны яндыру сәбәпле атмосферага кергән [[углерод]]ның күләме, миллиард тоннада.]]
Парник эффектын [[1824 ел]]да [[Жозеф Фурье]] ача. Аны саннарга таянып Сванте Аррениус 1896 елда беренче тикшерә. Ул процесс вакытында атмосфера газларының Кояшның [[инфракызыл нурланыш]]ын йоту һәм чыгаруы атмосфераның һәм [[планета]] өстенең җылынуын китереп чыгара. Углекислый газ пыяла кебек билгеләргә ия — һавада тупланып кояш нурларын планетага кертә, ә җирдәге җылыны кире космоска чыгармыйча тоткарлый. Шуңа күрә җир җылына, дип фаразлана.
 
Җирдә төп парниклы газлар булып торалар:
Юл номеры - 37:
Кешенең хуҗалык эшләре белән килеп чыга торган парниклы газларның яртысы атмосферада кала бирә. 20 ел эчендә атмосферага антропоген чыгышлы углерод диоксидының өчтән дүрт өлеше [[нефть]], [[табигый газ]] һәм [[ташкүмер]] яндыру сәбәпле ташланган. Антропоген чыгышлы углерод диоксидының яртысы җирдәге [[үсемлекләр]] һәм океан тарафыннан бәйләнә. Җылы диңгезләрдә углекислотаны [[планктон]] һәм коралл (мәрҗән) утраулары, ә [[сазлыклар|сазлык]]та [[торф]] үзләштерә. Хәзер исә бик күп сазлыкларны киптереп бетерделәр, тропик урманнарны кисәләр, коралл һәм планктон [[Дөнья океаны]] пычрану нәтиҗәсендә күпләп һәлак ителә. Урманнарның зур тизлек белән киселүе сәбәпле, CO<sub>2</sub> ташлануының ел саен күбрәк өлеше бәйләнмичә кала<ref>[http://www.grida.no/climate/ipcc_tar/wg1/006.htm Climate Change 2001: The Scientific Basis] UNEP/GRID-Arendal</ref>.
 
[[Кояш]] активлыгы һәм [[космик нурланыш]] та климат җылынуына тәэсир итә. Әмма һавадагы углекислый газ концентрациясе башка факторларга караганда күпкә көчлерәк йогынты ясый. Глобаль җылынуның 90% кеше аркасында", дип саный [[Оксфорд университеты]]ның тирә-як үзгәрүне өйрәнүче төп белгече Ядвиндер Мали.<ref name="Глобаль җылыну яныймы">[http://www.omet-ufa.ru/Bilgele%20donia.HTM Глобаль җылыну яныймы?]</ref>
 
19 гасырда һәм 20 гасыр башында [[ташкүмер]] һәм сыек ягулык яну продуктлары тирәлеккә эләгеп, җирнең үсемлек капламы тарафыннан ассимиләцияләнеп беткән булса, хәзер исә яну продуктларының зарары тагында зарарлырак һәм аның күләме артканнан арта бара. Мичләрдән, автомобиль двигателеннән чыккан газлар составындагы зарарлы матдәләр һавага эләгә. Алар арасында үтә начары [[күкерт]] ангидриды.
 
Ул [[хлорофилл]]ны тарката, серкә бөртегенең үсүен туктата, ылысларны корыта. Һавада углекислый газның күләме елдан-ел арта һәм соңгы 100 ел эчендә 10% ка зурайды. Углекислый газ җылылыкның космик киңлеккә нурланышын тоткарлый һәм «парник эффекты» хасил итә.<ref>[http://nsportal.ru/ap/literaturnoe-tvorchestvo/library/tereklekk%D3%99-kurkynych-yanyi Тереклеккә куркыныч яный... 17.04.2012 Автор: Шарифуллин Нафис Насимович]</ref>
Юл номеры - 49:
 
Бозлыклар эрегән саен, океан кимәле күтәрелә, якын киләчәктә диңгез янында урнашкан өлкәләргә су астында калу куркынычы яный. Бу уңайдан [[Тын океан]] киңлекләрендәге утраулардан торучы [[Кирибати]] дәүләтенең язмышы гыйбрәтле.
Аның территориясе инде бүген үк елдан-ел кими бара. Бу хәл Җир климатының җылынуы һәм шуның аркасында океан суының артуы белән аңлатыла. Соңгы елларда Кирибати дәүләте урнашкан 32 утрау юкка чыккан. Хәзер андагы халыкның барысы да диярлек (113 мең кеше) нигездә иң зур утрау саналучы Таравага күченгәннәр. Инде аңа да куркыныч яный. Шул уңайдан ил хакимияте күршедәге [[Фиджи]] дәүләте җитәкчеләренә 2 мең гектарһектар җир сорап мөрәҗәгать иткән.<ref>[http://www.tatyash.ru/get.php?11128|42.htm#0 Җиһанны туфан җиңәрме? (Куркыту өчен түгел) / Андрей СИДОРЕНКО / – № 40 (11128), 25 март, 2008] </ref>
 
Бозлыклар эрү һәм глобаль җылыну нәтиҗәсендә, [[Кытай]] һәм [[Һиндстан]]ны эчә торган су белән тәэмин итү проблемасы яный. [[Бөтендөнья кыргый табигать фонды]] (WWF) вәкилләре шундый белдерү белән чыктылар. Тикшеренүчеләр хәбәр итүенчә, [[Һималай]] тауларындагы бозлыклар бер елда 10-15 метр тирәнлектә эри икән.
 
[[Һималай]] [[бозлыклар]]ы Азия халкы өчен төче су запасы булып тора. Азиянең зур елгалары – [[Янцзы]], [[Хуанхэ]], [[Ганг]], [[Һинд]] һәм башка елгаларның чишмә башы шушы төбәктә. Бозлыклар шундый тизлектә эрүен дәвам итсә, көчле су басулар башланачак, ә берничә дистә елдан соң халык эчә торган суга интегә башлаячак, дип раслый галимнәр.<ref name="vt-arhiv.ru">[http://www.vt-arhiv.ru/news.jsp?docid=1703 Планетаны нәрсә көтә: җылынумы яки бозлык чорымы?]</ref>
 
==[[Климат]] үзгәрүе ни белән яный?==
Океан биеклегеннән астарак яки бертигез урнашкан илләр су төбендә калачак. Якынча исәпләүләр чынга ашса, 46 млн кеше җирсез торып калуы мөмкин. Шторм, давыл кебек афәтләр дә көчәячәк. Ләкин күп галимнәр фикеренчә, Русиягә (шулай ук [[Канада]], [[Швеция]], [[Финляндия]] һәм [[Скандинавия]] илләре) глобаль җылыну иң аз югалтулар, хәтта яхшы якка үзгәрүләр китерәчәк. Беренче чиратта, бу [[авыл хуҗалыгы]] культуралары уңышы арту белән бәйле. Бигрәк тә икътисадчылар, оптимистлар уйлавынча, төньяктагы мәңгелек туң яраксыз җирләр уңдырышлыга әвереләчәк.
 
Башка кәсафәтләр дә бихисап булачак. Шуларның берсе — климат җылынуы аркасында төрле [[йогышлы чирләр]] таралу. Климат җылырак булган саен, [[явым-төшем]] күбрәк була, шуңа күрә төрле [[сазлыклар]], күлләвекләр мәйданы артачак. Бу үз чиратында [[малярия]] һәм башка куркыныч чирләр таратучы [[бөҗәкләр]]нең үрчүенә сәбәп. Дөнья температурасының күтәрелүе безнең илгә климат мигрантларын алып килүе мөмкин. Туң Себер җирләре аша бик күп [[газ]] һәм нефть торбалары үтә. әгәр дә ул җир эри башласа, сәнәгатькә генә зыян килеп калмыйча, зур экологик проблемалар булуы да мөмкин. Бу фаразлар климат 2,5 градуска гына күтәрелсә тормышка ашачак.
Юл номеры - 63:
 
==Глобаль җылыну теориясен тәнкыйть итүчеләр==
Галимнәр арасында бу фикергә карата бәхәс бара. Кайбер галимнәр җылыну процесссын циклик рәвештә кабатлана торган процесс итеп саный. Алар аны [[Җир шары]]нда җылы дәверләр бозлык дәверләре белән алышынып килүгә сылтый. Киләчәктә климат әкренләп суына башлаячак, дип исбатлыйлар.<ref>[http://www.omet-ufa.ru/Bilgele%20donia.HTM name="Глобаль җылыну яныймы?]<"/ref>
 
Якынча мең ел чамасы элек шундый җылыну күзәтелгән, һәм [[норвегия]]леләр [[Гренландия]]не үзләштерә башлаганнар. Ә 200 елдан соң әлеге утраудагы колония һәлак булган. Ни өчен? Чөнки кабат суытып, диңгезләр туңа башлаган.<ref>[http://www. name="vt-arhiv.ru"/news.jsp?docid=1703 Планетаны нәрсә көтә: җылынумы яки бозлык чорымы?]</ref>
 
[[Русия фәннәр академиясе]] әгъзасы Н. Добрецов фикеренчә, Җир шарын, киресенчә, глобаль суыну көтә. ​"2007 елда бозларның иң аз күләме теркәлгән иде, 2008-2011 елларда, һәм бу быел да күзәтелә, боз күләме янә арта башлады, сез моны салкын кышлардан үзегез дә күрәсез – [[Арктикада]] янә суыграк", – диде академик журналистлар белән очрашуда. Җир шарында гомум суыну күренеше соңгы 7500 ел эчендә кимендә 18 тапкыр булган. Алар барысы да [[Кояш]] балкышының үзгәрүе сәбәпле барлыкка килгән.<ref>[http://www.azatliq.org/content/article/24533692.html Азатлыкта фән яңалыклары: совет иярчене, галәм җилләре һәм глобаль суыну] </ref>
 
Росгидрометның Глобаль климат һәм экология институты директоры академик [[Юрий Израэль]], глобаль җылыну күренешенең уңай якларын күрә белергә өнди. Һавада парник газларының концентрациясе арту тагын миллиард кешене туйдырырлык азык-төлек җитештерергә мөмкинлек бирәчәк дип исәпли. Шул ук Росгидромет белгечләре Себердә [[бөртеклеләр]]нең уңышы ике тапкыр артачак, [[Краснодар крае]]нда [[мамык]] үсә башлаячак, урта полосада [[хөрмә]] һәм [[ананас]]лар үсәчәк дип шатландыралар, Көнчыгыш һәм Көнбатыш Себернең көньягында да тропикларда гына үсә торган җиләк-җимешләр бик тә уңачак, дип ышандыралар.<ref name="Климат үзгәрә">[http://www.vatantat.ru/page5052.htm Климат үзгәрә?] </ref>
 
==[[Киото беркетмәсе]]==
XIX гасыр уртасында галимнәр углекислый газның һ.б. газларның концентрациясе артып китү планетаның җылылык балансына үзгәрешләр кертергә мөмкин булуы турында сүз алып бара башладылар. Әлеге проблема ХХ гасырда – [[сәнәгать]] һәм [[транспорт]] кызу темплар белән үсә башлагач актуальләште. Завод мичләрендә һәм автомобиль двигательләрендә кислород көннән-көн күбрәк яну аркасында, углекислый газ аерылып чыгу да, табигый, үсте. [[1985 ел]]да [[Файл:Flag_of_the_World_Meteorological_Organization.svg|20px]] [[Бөтендөнья метеорология оешмасы]] сессиясе вәкилләре фән-техника прогрессы җәелә барган саен, планетада парник эффекты, ягъни планетаның җылынуы куркыныч төс ала, дип белдерделәр. Алар әйтүенчә, парник эффекты Антарктида һәм Арктика бозларын эретәчәк, нәтиҗәдә Дөнья океаны күтәреләчәк һәм планетаның күпчелек коры җире су астында калачак. Явым-төшемнәр күбәячәк. Яңгырлар океан суы килеп җитә алмаган шәһәрләрне дә җир йөзеннән юачак.
 
Кешелек дөньясын «кызу кабудан» саклап калу өчен, 1997 елның декабрендә {{UN}} {{JPN}}ның {{Киото гербы}} шәһәрендә дөнья җәмәгатьчелеге атмосферага углекислый газ чыгаруны чикләүче килешү — Киото [[беркетмә]]се әзерләде. Аңа ярашлы һәрбер ил атмосферага зарарлы матдәләр чыгаруны киметергә тиеш. 2007 елда БМОның махсус төркеме җир шарында температура кризис чигенә җитеп бара, дип җылынуга каршы ашыгыч чаралар күрергә чакырды.
 
Бөтендөнья күләмендә атмосферага чыгарыла торган "парник газлары"ның 45 процентын {{USA}} завод-фабрикалары җитештерә, алар ягулыкның 40 процентын файдалана, ил халкы исә дөнья халкының 5 процентына да җитми. Зыянлы газларның 35 процентын {{EUR}}нә кергән дәүләтләр тарата, аларда дөнья халкының 15 проценты яши. <ref>[http://www.vatantat.ru/page5052.htm name="Климат үзгәрә?]<"/ref>
 
Киото килешүен төрле илләр төрлечә кабул итте. Глобаль җылынуның нәтиҗәләрен күз уңында тотып, Киото протоколына елдан-ел күбрәк илләр кушыла, ел саен диярлек БМО тарафыннан халыкара саммитлар уза. Дөньяда икътисади яктан иң куәтле АКШ президенты [[Билл Клинтон|Клинтон]] аңа кул куйган булса, [[Джордж Уокер Буш|Дж.Бушның]] (кечесенең) хакимияткә килгәннән соң иң беренче эше Киото килешүеннән чыгу булды. АКШ һаман да бу килешүгә кул куймый. Чөнки ул аның сәнәгать һәм транспорт үсешен чикләячәк.
Сәнәгате 90 нчы еллар реформалары вакытында җимерелеп беткән {{RUS}} дә, күп уйлаганнан соң, Киото килешүенә кул куйды.<ref>[http://www.tatyash.ru/get.php?11428|72.htm#0 Глобаль җылыну дигән нәрсә ячлганмы, чынмы? / В.САКУРОВ / – № 26-27 (11428), 2 март, 2010] </ref>
 
== Искәрмәләр ==