«Сөембикә манарасы» битенең юрамалары арасында аерма

(иллюстрация)
'''[[Сөембикә]] манарасы''' (tat.lat. ''[http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сөембикә_манарасы Söyembikä manarası]'', ''Хан мәчете'') — [[Казан Кирмәне]] җирлегендә урнашкан манара. Элек татарларда '''Хан мәчете''' буларак аталды, ләкин соңарак русларда йөргән ''Башня Сююмбике'' исеме белән атала башлады.Татар ханлыгы чорыннан сакланып калган бердәнбер бина.
==Тарих==
Сөембикә манарарасының килеп чыгу тарихы әлегә көнгә кадәр төгәл билгеле түгел. Кайбер тарихчылар фикерләре буенча Сөембикә манарасы [[Мөхәммәт-Әмин]] хан вакытында төзелгән. [[1495]] елда [[Мөхәммәт-Әмин]] Казан тәхетеннән бәреп төшерелгәннән соң, Мәскәүгә качарга мәҗбүр булган, хәттә [[Мәскәү кенәзлеге]] Ливониягә каршы сугышында урыс гаскәре башлыгы итеп билгеләнгән булган. Мәскәү Кирмәненең [[:ru:Боровицкая башня|Боровицкий манарасы (рус)]] төзегән вакытында (1490) [[Мөхәммәт-Әмин]] [[Мәскәү]]дә Иван-3 янында яшәгән һәм Италия архитекторлары ([[:ru:Солари, Пьетро Антонио|Пьетро Антонио Солари (рус)]]) белән танышып, дуслашып, соңрак аларны Казанга яңа манара төзер өчен чакырган. [[1502]] елда [[Мөхәммәт-Әмин]] янә Казан тәхетендә утырган һәм үз бөек манараны төзергә карар иткән. [[1505]] елда [[Мөхәммәт-Әмин]] Мәскәү кенәзлеге белән мөнәсәбәтләрен үзгәртә һәм бәйсез сәясәтен үткәрә башлаган. Нәкъ бу чорда яңа хәрби манара төзелә башлаган. Төзелеш вакыты: якынча [[1507]]-[[1517]] еллар.
 
Башта яңа Манара - хәрби манара буларак төзелгән, ләкин Мөхәммәд-Әмин үз фикерен үзгәрткән, һәм бу корылма хан мәчет манарасына әверелгән, шуңа күрә башта (1517-1560 елларда) '''Хан мәчете''' дип йөртелгән. Сөембикә соңгы елларда манарада яшәгәнеяшәгән өчен халык шушы бинага 1560-еллардан соң халык бу бинага Сөембикә Манарасы исемен биргән.
 
==Сөембикә манарасы бүген==
22 323

правки