Мөхәммәт Гали: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
NRG (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 30:
[[1915 ел]]да мәдрәсәне ташлап, [[Украина]] тимер рудникларында, [[Баку]] нефть промыселларында кара эшче, [[Бохара]]да грузчик булып эшләп йөри. Шунда ул солдатка алына һәм, [[1916 ел]]ның февралендә фронтка озатылып, Австрия юнәлешендәге сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, һөҗүмгә күчкән рус гаскәрләре составында чит ил җирләренә кадәр барып җитә. Февраль революциясен ул [[Румыния]]дә каршылый һәм [[1917 ел]]ның сентябрендә туган авылына кайта.
 
[[Бөек Октябрь революциясе]] җиңгәч, М. Гали ике ел үз авылларындагы башлангыч мәктәптә укытучы булып эшли, ә [[1919 ел]]ның башында Казанга килеп, Үзәк мөселман хәрби коллегиясе тарафыннан чыгарыла торган [[Кызыл Армия (газета, 1918-1921)|«Кызыл Армия»]] газетасы редакциясенә корректор булып эшкә урнаша. Соңга таба шул ук редакциядә әдәби хезмәткәр, секретарь һәм редколлегия члены вазифаларын үти. «Кызыл Армия» газетасы чыгудан туктагач, «Эшче» газетасына күчә, [[1921 ел]]ның җәеннән «[[Татарстан хәбәрләре]]», соңрак «Безнең байрак» газетасында, ә [[1926 ел]]да яңа оешкан «Крәстиян гәзите» редакциясенә күчеп, озак еллар шунда әдәби хезмәткәр булып эшли.
 
[[1930 ел]]ның 29 декабрендә кулга алына. Сәбәҗе аның «Дин өчен көрәш — социализм өчен көрәш» исемле брошюрасы. [[1931 ел]]ның [[10 март]]ында тикшерү туктатылу сәбәпле иреккә чыгарыла.<ref>http://art16.ru/content/sharif_kamal_i_riepriessirovannyie_tatarskiie_pisatieli</ref>
Юл номеры - 37:
 
[[1945 ел]]ның ахырыннан гомеренең соңгы көннәренә кадәр (М. Гали 1952 елның 6 маенда вафат була) СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы [[Тел, әдәбият һәм тарих институты]]нда гыйльми хезмәткәр һәм кулъязмалар бүлегенең мөдире вазифаларын үти.
 
==Иҗади эшчәнлеге==
М. Галинең «Авыл тормышы» исемле очерк характерындагы беренче язмасы [[1911 ел]]да Казандагы [[«Йолдыз» газетасы]]нда Мөхәммәт Юлгави имзасы белән басылып чыга. [[«Хөсәения» мәдрәсәсе]]ндә укыганда ул чынлап торып язучылык эшенә керешә һәм 1914—1915 елларда [[«Аң» журналы]] битләрендә бер-бер артлы бер төркем хикәяләрен бастыра. Авыл халкының хезмәтен, көнкүрешендәге төрле хәлләрне, гореф-гадәт һәм табигать күренешләрен образлы итеп, укырга күңелле итеп сурәтләгән бу хикәяләре белән М. Гали шул вакытларда ук үзен сәләтле хикәяче итеп таныта. Соңга таба аның иҗатына социаль мотивлар үтеп керә, ул авылдагы социаль тигезсезлек күренешләрен, халык массаларының империалистик сугышка каршы нәфрәтле мөнәсәбәтен чагылдырган хикәяләр иҗат итә. Иске авыл темасы М. Галинең [[Бөек Октябрь революциясе]]ннән соңгы иҗатында да төп урынны алып тора. Шул ук вакытта ул аерым хикәяләрендә, бигрәк тә журналист буларак көндәлек матбугат өчен язган күп санлы очерк һәм публицистик мәкаләләрендә, совет шартларында татар авылы тормышында барган социаль үзгәрешләрне, кешеләр арасында яңа, социалистик мөнәсәбәтләр туу процессын илһамланып тасвирлый.