Конъюнктивит: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 12:
| MeshID = D003231
}}
''' Конъюнктивит''' — күзнең лайлалы катлавы ([[лайлалы тышча]]) - конъюнктивасы ялкынсынуялкынсынуы. Еш вакыт аллергик реакция һәм инфекция белән бәйле.
 
Конъюнктивит мөстәкыйль авыру булырга мөмкин, әмма ешрак ул башка авырулар симптомы булып тора. Конъюнктивитның түбәндәге формалары бар: кискен катараль, хроник катараль, эренле, паренхиматоз, фолликуляр, крупоз, дифтероид, телязиоз һәм риккетсиоз. Диагнозны клиник билгеләр буенча куялар.
 
==Дәвалау==
Дәвалау. Авыруның сәбәпләрен бетерәләр. Калий перманганаты (1:5000), этакридин (1:1000), фурацилин (1: 5000) кебек антисептик эремәләр белән еш юалар. Конъюнктиваль капчыкка 10 — 30 % лы сульфацил-натрий (альбуцид) эремәсе, 3%лы колларгол эремәсе тамызалар. Катараль ялкынсыну күренешләре кимегәндә камаштыргыч дарулар (цинк сульфатының 0,25 — 0,5%лы, әчеташларның 1 % лы эремәләре), ә озакка сузылган һәм эренле процессларда, бөтен конъюнктиваны сөртеп яндыру өчен, көмеш нитраты эремәләре (1 — 2%лы яки 5 — 10%лы) кулланалар. Яндыру алдыннан, конъюнктиваны авыртусызландыралар, яндырганнан соң, көмеш нитратын нейтральләштерү өчен, натрий хлоридының изотоник эремәсе белән юдыралар. Шулай ук эремәләр, эмульсия яки мазьлар формасында антибиотиклар тәкъдим итәләр. Күз кабаклары әйләнгәндә һәм 3 нче кабак деформацияләнгәндә, операция ясыйлар.
 
{{Rq|wikify|image}}