Шәмши Калдаяков: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: скрипка → эскрипкә using AWB
Ayratayrat (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 42:
Күп җырлары вальс көенә язылган: «Қуаныш вальсі» (Куаныч вальсы), «Кайдасын» (Кайда син), «Бакыт кушагында» (Бәхет кочагында), «Сыған серенадасы» (Чегән серенадасы) һ.б. Ш. Калдаяков җырлары — искиткеч моңлы, яңгыравык аһәңле, сокландыргыч лирик әсәрләр. Иҗат уңышы дип [[казакъ]] [[эстрада]] [[җыр]]ларын милли колорит белән бәйли белүен атарга мөмкин. Әүвәлге [[казакъ]] [[музыка]] традицияләрен заманча таләпләргә яраклаштыра алуы аның җырларына [[1960]]-[[1970 ел]]ларда зур танылу китерә дә. Тормыш сөючәнлек, киләчәккә ышаныч, бераз моңсулык та булган җырларын [[Казакъстан]]ның атаклы җырчылары [[Ришат Абдуллин]], [[Бибигөл Түләгәнова]], [[Роза Рымбаева]], «Әниемә» җырын [[Флёра Сөләйманова]] башкара.
== «[[Казакъстан гимны|Минем Казакъстаным]]» (гимн) ==
[[Файл:Kazakhstan National Anthem.png|200px|thumb|right|[[Казакъстан]] [[дәүләт гимны]]]]
[[1950 ел]]ларда [[чирәм җир]]ләрне үзләштерү башлана һәм [[Казакъстан ССР|җөмһүриятнең]] [[төньяк]] районнарын [[РСФСР]] составына кертү мөмкинлеге турында сүзләр йөри. Ш. Калдаяков [[1956 ел]]да «Менің Қазақстаным» ([[Казакъстан гимны|Минем Казакъстаным]]) дигән патриотик җырын яза. Аны Җамал Омарова башкаруында [[радио]]дан еш тапшыра башлагач, җыр бигрәк тә популярлаша.<ref>[http://pomnipro.ru/memorypage34033/biography Помни про сайтында]</ref>
 
«Менiң Қазақстаным» [[2005 ел]]да [[Казакъстан]]ның [[дәүләт гимны]] статусын ала. [[2006 ел]]ның [[11 гыйнвар]]ында «Ак Урда» резиденциясендә Казакъстан президенты [[Нурсолтан Назарбаев]] инаугурациясе вакытында беренче мәртәбә Казакъстанның дәүләт гимны сыйфатында яңгырый. Гимн авторларының берсе дип Нурсолтан Назарбаев санала, чөнки совет чоры текстына үз кулы белән төзәтмәләр керткән, дип исәпләнә.<ref name="Азатлык радиосы"/>