Хәбил Бикташев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: Самара → Самар (8) using AWB
Derslek (бәхәс | кертем)
к IanraBot үзгәртүләре (бәхәс) Әмир юрамасына кадәр кире кайтарылды
Юл номеры - 8:
| һөнәр = көрәшче, дзюдо
| туу датасы = 23.5.1957
| туу җире = {{Туу җире|СамарСамара өлкәсе|СамарСамара өлкәсендә}}, [[Әбдеки]] авылы
| гражданлык = {{USSR}}->{{RUS}}
| милләт = [[татар]]
Юл номеры - 25:
'''Хәбил Бикташев''' – танылган татар [[көрәш]]чесе, [[дзюдо]] буенча [[СССР]] һәм [[Европа]] ([[1983]], [[1985]]) чемпионы, сумо буенча дөнья чемпионатлары (1993, 1994) бронза призёры. СССР атказанган спортчысы.
==Тәрҗемәи хәле==
Әбдеки – [[СамарСамара өлкәсе]]нең [[Шонталы районы]]ндагы иң зур татар авылларының берсе. Кечкенәдән үк баһадир гәүдәле Хәбил [[1957 ел]]да шунда, Хаҗи Бикташев гаиләсендә дөньяга килә. Һәм, әкияттәге кебек, ай үсәсен көн үсеп, ул инде мәктәптә укыганда ук [[Сабантуе|Сабан туйлары]] батыры булып танылырга өлгерә. Хәбил Бикташевның зур спортка тәүге адымнары шул Сабан туйларында бил алышудан башлана да.
 
Хәбилнең көрәшкә һәвәслеген армиядә чакта күреп алалар. Самбочы буларак, ул озак еллар [[СамарСамара|Куйбышев]] шәһәренең «Динамо» җәмгыяте данын яклый. Тора-бара халыкара спорт аренасына да чыга. [[1983 ел]]да аның исеме инде бөтен дөньяга танылу ала. Ул [[дзюдо]] көрәшендә авыр үлчәүдә [[Европа]] чемпионы исемен яулый. [[1985 ел]]да [[Сеул]]да ([[Көньяк Корея]]) узган дөнья беренчелегендә өченче урынга чыга. Тренеры - Н.Ф.Петров, ССРБ атказанган тренеры.
[[Файл:Biktashev-1986.jpg|200px|thumb|left| Хәбил Бикташев — Изге ният уеннары чемпионы, Мәскәү-[[1986]]]]
Шунысы кызык, күпмедер вакыт узгач, Хәбил Бикташев бездә шактый экзотик саналган [[Япония|япон]] көрәше – [[сумо]] белән шөгыльләнә башлый. Һәм монда да ул, хәтта японнарның үзләрен дә шаккатырып, гаять зур күрсәткечләргә ирешә.
 
[[1992 ел]]да 25 ил катнашында (шул исәптән Русия дә) Халыкара сумо федерациясе төзелә, һәм чемпионатлар үткәрелә башлый. [[1993 ел]]да узган II чемпионатта СамарСамара спортчылары Рәфкать Шәфиев, Эдуард Кузнецов һәм Хәбил Бикташевтан торган Русия командасы, японнарга гына оттырып, 3 нче урынны ала. Ә Хәбил исә шәхси зачетта авыр үлчәүдә бронза медальгә лаек була. III чемпионатта Хәбил Бикташев үзенең уңышын тагын кабатлый, ләкин бу юлы инде ул абсолют үлчәү категориясендә өченче урынга чыга. Ә бу хәтта японнарның үзләре өчен дә шактый зур дәрәҗә булып санала. [[1998 ел]]да [[Подольск]] шәһәрендә Сумо буенча Русия федерациясе төзелә. Аны оештыру эшендә дә башлап йөрүчеләрнең берсе – Хәбил Бикташев. Бер үк вакытта ул СамарСамара өлкәсенең дзюдо федерациясен дә җитәкли.
 
Бүген Хәбил Бикташев – танылган эшмәкәр. СамарСамара өлкәсе татарлары тормышына үзеннән гаять зур өлеш кертә. Аның тырышлыгы белән мәчетләр салына. Сәләтле татар балаларына матди ярдәм күрсәтә. СамардаСамарада бер генә милли бәйрәм дә аның катнашыннан башка үтми. [[Сабантуй]]ларындагы һәм [[Нәүрүз]] бәйрәмендәге көрәшчеләр бәйгесенең спонсоры, баш хөкемдары.
 
==Чыганак==
* [http://shahrikazan.com/sport/index27.html Японнарны шаккатырган татар. Шәһри Казан]
 
[[Төркем:Көрәшчеләркөрәшчеләр]]
{{DEFAULTSORT:Бикташев, Хәбил}}
[[Төркем:Көрәшчеләр]]
[[Төркем:Дзюдочылар]]
[[Төркем:ССРБ атказанган спорт осталары]]
[[Төркем:Татар спортчылары]]
[[Төркем:Русия спортчылары]]
 
{{DEFAULTSORT:Бикташев, Хәбил}}