Ильяс Кудашев-Ашказарский: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к калып өстәү
к →‎Тәрҗемәи хәле: викиләштерү
Юл номеры - 25:
 
== Тәрҗемәи хәле==
Оренбургта туып үсә. 1899 елда [[Хөсәения мәдрәсәсе]]нең урта курсын тәмамлый. [[1900 ел|1900]]–[[1904 ел]]ларда Казанда[[Казан]]да [[Казан Татар укытучылар мәктәбе|Укытучылар мәктәбендә]] укый. [[1904 ел]]да кире Оренбургка кайта һәм мәктәптә укыта башлый. Педагогик эше белән бергә татар театры труппасын төзи.
<blockquote> "Мин Самара-Оренбург тимер юлындагы Яңа Сергиевка станциясендә машинист Батыргәрәй Габделсаләм
улы һәм Мәрьям Нигъмәтулла кызы Кудашевлар гаиләсендә туганмын. Әти-әнием чыгышлары белән Уфа
губернасы Бәләбәй өязе [[Богады]] волосте [[Шланлыкүл]] авылы крестьяннарыннан". (Ашказарскийның
автобиографиясеннән). <ref>[http://www.tatknigafund.ru/books/1918/ Татарский государственный академический театр имени Галиасгара Камала. Сто лет. В двух томах. Второй том стр.92]</ref> </blockquote>
 
== Иҗат ==
[[1907 ел]]ның [[10 февраль|10 февралендә]] Оренбургта халык йорты бинасында [[Николай Гоголь]]нең «Өйләнү» комедиясен күрсәтә. [[3 апрель]]дә Ф. Халидинең «Морат Сәлимов», А. Чеховның «Кыз сорау» әсәрләрен куя. Шулай итеп, атаклы [[«Сәйяр»]] труппасы - беренче татар профессиональ труппасы барлыкка килә. «Сәйяр» - [[Нур театры]] һәм бүгенге [[Камал театры|Татар академия театры]]ның нигезе булып тора. Труппа "Россиядә И. Б. Кудашев-Ашказарский җитәкчелегендәге беренче мөселман драма артистлары труппасы" дип йортелә. Аның беренче артистлары - Нурулла Гайнуллин, Әхмәт Ишморатов-Кулалаев, Нуретдин Хәйретдинов-Ахундов, [[Вәлиулла Мортазин-Иманский]], соңрак аларга Кудашев-Ашказарскийның ике туган энесе [[Нури Сакаев]] килеп кушыла. 1907 елның маенда труппа беренче гастрольгә чыгып китә (Идел буйлап Самара, Казан, Сембер, Түбән Новгород якларына). 1907 елның августында труппага C. Гыйззәтуллина-Волжская һәм [[Габдулла Кариев|Г. Кариев]] кушыла. Үзара каршылыклар килеп чыгу сәбәпле, 1907 елның ахырында И. Ашказарский труппадан китә. Алга таба ул музыкаль спектакльләр-водевильләр, концертлар куя, яңа труппалар оештыра. И. Ашказарский пианинода, скрипкада, гармунда, мандолинада уйный, җырлый, нәфис сүз сойли. 1928-1929 елларда Татар академия театрында администратор вазифасын алып бара. Соңыннан эстрада сәнгате белән шөгыльләнә.