Заманәлиф: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
'''Zamanälif''' яки '''Заманәлиф''' (Заманча әлифба, шулай ук Zamanalif, Заманалиф еш очрый) - [[Аурупа]] шрифтлары<ref>ğ, ı хәрефләре белән</ref> нигезендә төзелгән заманча татар әлифбасы<ref>http://www.gossov.tatarstan.ru/fs/site_documents_struc/zakon/2692_file_1_2013rus_ru.pdf</ref>. Атама "Заманча әлифба" сүзтөзмәсеннән килеп чыга. [[1928]] елдан [[Татар әлифбасы|татар латин әлифбасы]]ның юрамалары берничә булган, шуңа күрә һәрберсенә шартлы исем белән аталган: [[Яңалиф]] ([[1928]]), Яңалиф-2 ([[1999]]), Заманәлиф ([[2003]]), Заманәлиф-2 ([[2012]], рәсми)<ref>https://www.gov.uk/government/uploads/system/uploads/attachment_data/file/320279/Tatar_Romanization.pdf</ref>.
 
Киңәйтелгән Заманалифка өстәмә í хәрефе һәм бүтән диакритик хәрефләр керә: â, ú, á, ó, é. Ул әлифба '''Заманалиф-1''' дип йөртелә. Яңалиф-2 имләсенең кайбер хәрефләре күп кенә шрифтларда булмаганга күрә, [[2003]]-[[2004]] елдан [[Татар Википедиясе]] идарәчесе Альберт Фазлый Заманалиф әлифбасын актив куллана башлый. Заманалиф-1 әлифбасында артык диакритик хәрефләр булганга күрә, Татарстан тел белгечләре 2012 елда Дәүләт Шурасына гадиләштерелгән Заманәлиф вариантын тәкъдим итте.