Анри де Тулуз-Лотрек: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
CommonsDelinker (бәхәс | кертем)
Removing "Toulouse-Lautrec_pic.jpg", it has been deleted from Commons by Fastily because: No source since 23 March 2015: you may re-upload the file, but please cite the file's source.
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 24:
'''Анри де Тулуз-Лотрек''' (1864-1901) – француз нәкышчесе һәм графигы, [[постимпрессионизм]] осталарының иң күренеклеләренең берсе.
== Тәрҗемәи хәл ==
Анри де Тулуз-Лотрек 1864 елда [[Франция]]дә иң танылган дворян гаиләләренең берсендә туа. Яшүсмер чагында, егылып, ике аягын да сындыра һәм аның аяклары 70 см дан артык үсми. 152 см лы кыска буй, олы баш – бердәнбер улларының физик кимчелеген аеруча әти-әниләре авыр кичерә.
 
Кечкенәдән рәсем белән мавыккан малай 14 яшьтә рәссам Рене Принстода, соңрак аның киңәше белән портретпәртрит остасы Леон Бонда (1883), ә аның студиясе ябылгач, Фернан Кормонда шөгыльләнә (1884-1885). Соңгысы шәкерт-рәссамнарның (шул исәптән [[Винсент ван Гог|Ван Гог]]) җәнҗалы белән төгәлләнә. Алга таба рәссамның иҗат алымы формалашуга [[Эдгар Дега]] иҗаты һәм япон гравюрасы йогынты ясый. Парижга күченеп, төнге күңел ачу биналары белән даны чыккан районда яши башлау рәссамның иҗатында гына түгел, тормышында да турыдан-туры чагылыш таба.
 
Чордашларының Тулуз-Лотрекның тормышын артык «публичный» һәм «Мулен Руж» кабаресындагы биюче хатын-кызларның киемнәреннән дә чуаррак дип бәяләве очраклы булмый. Шунда ул биючеләрнең, җырчыларның портретларынпәртритләрен яза. Кыйммәтле бордельләрдә булып, фахишәләрне модель сыйфатында сайлап ала. Рәссам, беренчеләрдән булып, литография белән шөгыльләнә башлый. Кыска гына вакыт эчендә (1891-1899) алга таба да графика өлкәсендә зур йогынты ясарлык 350 эстамп һәм афиша ясый. Рәссамның 600 дән артык картинасы, меңләгән рәсеме кала. Үз чорында [[Париж]] мәдәни элитасының иң күренекле вәкиле саналган рәссам 37 яшен дә тутырмый дөнья куя.
 
<Gallery>