Йосыф турында риваять (балет): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к →‎Авторлар: викиләштерү
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 49:
Көнләшкән туганнары Йосыфны кыйный, изге япманы ерткалап бетерә. Йосыф кайгыра. Ләкин Якуб һәм коңгызлар аңа әлеге хәлнең аңа Ходай җибәрәчәк сынауларның берсе генә булуын төшендерәләр. Йосыф абыйларын гафу итә, ләкин тегеләре аны яңадан кыйнап, коега ташлый.
Коеда Йосыф караңгылыктан курка. Йолдызлар һәм коңгызлар моның да бер сынау икәнен әйтеп, Йосыфны коедан чыгаралар. Йосыфтан котылуларына шатланып торган туганнары аны исән-сау күреп, шашып кала. Келәмгә төреп, яшереп куялар. Якуб бу вакытта улын эзли.
 
Кое янына тауар төягән кәрәван туктый. Абыйлары Йосыфны сәүдәгәргә сатарга ният кыла. Мөкаммәл гәүдәле колны сатудан керәчәк табышын уйлап, сәүдәгәр шундук риза була. Йосыфның туганнарына акча ыргытып, сәүдәгәр Йосыфны көрсигә утырта. Кәраван юлын дәвам итә. Якуб килеп кергәч, уллары аннан тезләнеп кичерүен сорыйлар.