Әхмәт Хөсәенов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ayratayrat (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 24:
<small>{{мәгънәләр|Хөсәенов}}</small>
'''Әхмәт Гали улы Хөсәенов''' — [[татар]] сәүдәгәре, хәйрияче, мәшһүр [[«Хөсәения» мәдрәсәсе]]нә нигез салган Хөсәенов кардәшләренең берсе.
[[File:Особняк Хусаиновав Оренбург улица Пролетарская.jpg|thumb|richt|250px|[[Ырынбур]]да Пролетарская урамында (''89-че нчы йорт'') Әхмәт Хөсәенов йорто|thumb|left|300pxйорты]]
==Тәрҗемәи хәле==
Бертуган Хөсәеновларның бабалары [[Казан губернасы]]ның [[Мамадыш өязе]] [[Кибәхуҗа]] авылыннан Оренбург якларына [[1745 ел]]да килә. Әтисе Хөсәен улы Гали урта кулдагы сәүдәгәр булган. Аның матди хәле мөшкел була, ул табыш урынына бурыч туплау хәленә төшә, сәүдәсен җайга салу нияте белән күпмедер вакыт өеннән аерылып эш йөртергә мәҗбүр була. Илле дүрт яшендә Каргалыдан, гаиләсеннән читтә үлеп кала. Шулай итеп Әхмәт бертуган кардәшләре [[Мәхмүт Хөсәенов|Мәхмүт]] һәм [[Гани Хөсәенов|Гани]] белән бергә ятимлектә үсәләр. Атасы үлгәндә балаларның иң өлкәне булган Әхмәт малайлыкка ялланып көн күрерлек яшьтә генә була. Баштарак ул хәллерәк авылдашларына ялланып көнлекне булып эшли, беләкләре бераз ныгый төшкәч, мөстәкыйльлеккә чыга — яз айларында күпләп [[йомран]] тота да шуларның тиреләрен киптереп сата, ә җәй көннәрендә балчык базында кирпеч суга. Шуңа күрә авылдашлары аңа «йомран» дигән кушамат тагалар.
Юл номеры - 30:
Бертуган Хөсәеновларның тиенне тиенгә куша барып, сәүдә омтылышларыннан кала баштарак мал-мөлкәтләрен уңга-сулга сарыф итмичә эш йөртүләре мәгълүм. Алар малны үзләре баер өчен генә түгел, башкалар да шундый ук мөмкинлекләргә ирешә алсын дигән максаттан чыгып, ул миллионнарның байтак өлешен халык ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен тотуларында. Төп максат итеп Хөсәеновлар авылларда мәктәп-мәдрәсәләр ачуда һәм аларда мөгаллим һәм хәлфәләр тотуда күрәләр. Шулай ук үзләре яшәгән төбәктә Казан якларында дан тоткан [[Иж-Бубый мәдрәсәсе|«Иж-Бубый»]], [[«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе|«Мөхәммәдия»]] кебек бер мәдрәсә ачуны, аны [[Җәдитчелек|заманча итеп укыту]] мөмкинлекләре бирердәй шартта тотуны үз бурычлары санауда күрәләр.
 
[[Файл:Хөсәения.jpeg|leftricht|200px250px|thumb|[[«Хөсәения» мәдрәсәсе]]]]
Әхмәтнең сәүдә эшләре уңышлы бара. [[XIX гасыр]]ның соңгы чирегендә Әхмәт һәм Мәхмүт байларның Казан төбәгендә генә егерме мәчет һәм мәдрәсә, мәктәпләр ачуы билгеле. Шәһәр һәм авыл [[мәчет]], [[мәдрәсә]]ләренә алдынгы карашлы [[мулла]] һәм мөгаллимнәрне алар үзләре сайлыйлар, аларга хезмәт хакын үзләре түлиләр<ref>Мәсәлән, Оренбург өлкәсенең дәүләт архивында Казанның 5 нче мәхәлләсе каршындагы мәктәп укытучысының Хөсәеновлардан эш хакы алуына распискасы сакланган. Егерменче гасыр башына Хөсәеновлар җәмгысы кырыклап мөгаллимгә эш хакы түләп торганнары, ике йөзләп мәктәп һәм мәдрәсәне уку-укыту әсбаплары белән тәэмин иткәннәре, аларның биналарын төзекләндерү максатында да ярдәм булдырганнары билгеле.</ref>. [[1889 ел]]да бертуган Хөсәеновлар [[«Хөсәения» мәдрәсәсе]]н ачалар.