Әхмәт Хөсәенов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ayratayrat (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Ayratayrat (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 24:
<small>{{мәгънәләр|Хөсәенов}}</small>
'''Әхмәт Гали улы Хөсәенов''' — [[татар]] сәүдәгәре, хәйрияче, мәшһүр [[«Хөсәения» мәдрәсәсе]]нә нигез салган Хөсәенов кардәшләренең берсе.
[[File:Особняк Хусаиновав Оренбург улица Пролетарская.jpg|[[Ырынбур]]да Пролетарская урамында (89-че йорт) Әхмәт Хөсәенов йорто|thumb|left|300px]]
==Тәрҗемәи хәле==
Бертуган Хөсәеновларның бабалары [[Казан губернасы]]ның [[Мамадыш өязе]] [[Кибәхуҗа]] авылыннан Оренбург якларына [[1745 ел]]да килә. Әтисе Хөсәен улы Гали урта кулдагы сәүдәгәр булган. Аның матди хәле мөшкел була, ул табыш урынына бурыч туплау хәленә төшә, сәүдәсен җайга салу нияте белән күпмедер вакыт өеннән аерылып эш йөртергә мәҗбүр була. Илле дүрт яшендә Каргалыдан, гаиләсеннән читтә үлеп кала. Шулай итеп Әхмәт бертуган кардәшләре [[Мәхмүт Хөсәенов|Мәхмүт]] һәм [[Гани Хөсәенов|Гани]] белән бергә ятимлектә үсәләр. Атасы үлгәндә балаларның иң өлкәне булган Әхмәт малайлыкка ялланып көн күрерлек яшьтә генә була. Баштарак ул хәллерәк авылдашларына ялланып көнлекне булып эшли, беләкләре бераз ныгый төшкәч, мөстәкыйльлеккә чыга — яз айларында күпләп [[йомран]] тота да шуларның тиреләрен киптереп сата, ә җәй көннәрендә балчык базында кирпеч суга. Шуңа күрә авылдашлары аңа «йомран» дигән кушамат тагалар.