Габдулла Тукай: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
CommonsDelinker (бәхәс | кертем)
Removing "Habdulla_Tukay_monument.jpg", it has been deleted from Commons by INeverCry because: Per c:Commons:Deletion requests/Files in Category:Monuments and memorials in Kazan.
Юл номеры - 30:
 
=== Балачак ===
Бөек шагыйрь Арча ягының [[Кушлавыч авылы]]нда [[1886 ел]]ның [[26 апрель|26 апрелендә]] (иске стиль буенча 14 апрельдә) Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна Пүчинкәсе авылы мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Бераз соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра. Ләкин озакламый үлеп китә һәм үги әтисе аны Өчилегә бабасына озата.
 
Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ә бервакыт баланы, [[Казан]]га баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә [[Печән базары]]на килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри.