Шиһабетдин Мәрҗани: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
EmausBot (бәхәс | кертем)
к Бот: бу мәкаләнең интервики сылтамалары (4) хәзер Wikidata-да
Bobyr (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 32:
[[File:Kalon-Ensemble_Buchara.jpg|left|250px|thumb|[[Бохара]]ның Рәгистан мәйданында [[1530]]-[[1536]] елларда төзелгән [[:ru:Медресе Мири Араб|“Мир гарәп” мәдрәсәсе (рус.)]], ''сул яктагы зәңгәр манаралы бина'']] Шиһабетдин Мәрҗани ун ел укып, әтисе мәдрәсәсен тәмамлаган егет дүрт ел дәвамында [[Ташкичү]] мәдрәсәсендә укыта. Белемгә сусау аны [[1838 ел]]да Бохарага алып килә һәм ул анда төрле мәдрәсәләрдә белемен баета.
 
[[File:Registan_-_Sherdor_madrasaRegistan square 2014.jpgJPG|left|250px|thumb|{{Сәмәрканд гербы}}та [[1619]]—[[1636]] елларда төзелгән “Шердар” мәдрәсәсе]]
[[File:Rajasthan Panorama.jpg|200pxleft|250px|thumb|Сәмәркандның [[Регистан (Сәмәрканд)|Регистан мәйданында]] [[XVII гасыр]] уртасында 3 төп мәдрәсәсеннән барлыкка килгән гыйлем үзәге]] [[1843 ел]]да Шиһабетдин [[Сәмәрканд]]ка килеп “Шердар” мәдрәсәсендә укый, тирә-юнь авылларга чыгып, балалар укыта, халык белән аралаша. Ике елдан Бохарага яңадан әйләнеп кайта һәм ул вакытта ук яхшы танылган “Мир гарәп” мәдрәсәсендә белемен янә тирәнәйтә.
 
[[1848 ел]]да туган якларына әйләнеп кайта, [[Казан]]ның беренче мәчетендә имам (мулла) булып тора һәм аның янындагы мәдрәсәдә балалар укыта. Гомеренең ахырына кадәр шунда эшли: руханилык, педагоглык һәм гыйльми-тикшеренү эшләрен бергә үреп бара. Бу елларда аның [[Каюм Насыйри]], үзенең укучысы булып, зур галим дәрәҗәсенә ирешкән [[Хөсәен Фәезханов]]лар белән аралашуы мәгълүм. Мәрҗани [[Вилһелм Радлов|В. Радлов]], А. Казембек, И. Готвальд, В. Вельяминов-Зернов һәм башка профессорлар белән дә хезмәттәшлек итә. [[Казан университеты]]нда уздырыла торган гыйльми чараларда катнаша. Биредә аның Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә әгъза булып торуы да билгеле. [[1877 ел]]да шушы җәмгыятьнең IV Бөтенроссия корылтае уздырыла. Мәрҗани бу мәртәбәле мәҗлестә татар телендә доклад ясый. Университет галиме В. В. Радлов аны [[рус теле|русчага]] тәрҗемә итеп аңлата. Бу доклад һәр ике телдә IV археология съезды материаллары арасында [[1884 ел]]да “Труды IV археологического съезда в Казани” дигән җыентыкта Казанда басыла. Шулай ук Шиһабетдин Мәрҗанинең [[1879 ел|1879]]-[[1880 ел]]ларда [[Истанбул]] аркылы Гарәбстанга [[хаҗ]]га баруы билгеле. Аның бу сәфәрдә күргән-кичергәннәре “Рихләтел-Мәрҗани” (“Мәрҗани сәяхәте”) исеме белән Ризаэддин Фәхреддин тарафыннан бастырып та чыгарыла.