Сугару: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 3:
 
== Тарихи белешмә ==
[[Файл:Hama-3_norias3 norias.jpg|thumb|Оронт елгасы буендагы ''норияләр'' ([[Сүрия]])]]
Борын заманнардан башлап илләрнең көч-куәте һәм байлыгы камил сугару системаларына нигезләнгән була. [[Yefrat yılğası|Евфрат]] белән [[Tigr yılğası|Тигр]] арасындагы җирләрдә систематик сугаруга карап авыл хуҗалыгы чәчәк ата. Иң борынгы мәдәният илләрендә: Кытай, [[Һиндстан]] һәм [[Мисыр]]да, [[Америка (дөнья кисәге)|Яңа дөньяда]] — [[Ацтеклар|ацтеклар]] патшалыгында сугару корылмалары калдыклары табылган. Мисыр халкы басу-кырларын суландыру өчен [[Нил]]ның даими язгы ташуы белән канәгатьләнмичә; аның суын тармакланган каналлар системасын уңдырышлы туфрак булган барча җиргә, чүл чигенә кадәр җиткерәләр. Соңрак алар суны тәгәрмәчле механизм аша биеккә күтәрергә өйрәнәләр<ref name="ЭСБЕ">{{Калып:ВТ-ЭСБЕ|Орошение|А. С. Таненбаум}}</ref>.
 
Аурапада сугаруда беренчелекне [[этрусклар|этруск ]]халкы тота. Алар төзеп калдырган гигант каналлар калдыклары По елгасы буенда әле дә саклана. Аларның осталыгын [[Борынгы Рим|римлы]]лар дәвам итеп ала. Алары суны бик кадерлиләр: югарыда урнашкан бассейнннар, суүткәргеч каналлар, ясалма буалар һәм күлләр, сәнгатьчә бизәлгән су алу һәм чишмә урыннары яхшы чиста су китерүгә хезмәт итә<ref name="ЭСБЕ">{{Калып:ВТ-ЭСБЕ|Орошение|А. С. Таненбаум}}</ref>.
 
[[XVIII гасыр]]да сугару технологияләре [[Ломбардия]]дән Түбән [[Рейн]] өлкәсенә таралалар. [[Испания]]дә сугаруны маврлар башлап җибәрә. Аларның тырышлыгы белән тау-ташлы [[Валенсия]] тирә-ягы тоташ бакчага әйләнә. Маврлар суны калдыру өчен тау елга-чишмәләрен җәйге вакытта буалап куялар. Таулардагы [[сусаклагыч]]лар суы магистраль каналлар буенча агызылган, ә аларга тоташкан ян-як каналларынан суны, аерым кишәрлекләргә су ''норияләр'' (су тәгәрмәче, рәсемдә) белән сонылган. Һәр кишәрлеккә су күләме санап билгеләнгән булган. Артык су тоткан өчен штрафлар каралган.<ref name="ЭСБЕ">{{Калып:ВТ-ЭСБЕ|Орошение|А. С. Таненбаум}}</ref>.
 
== Төп сыйфатлама ==
[[Файл:20110524Wasserpumpe_Hockenheim120110524Wasserpumpe Hockenheim1.jpg|thumb|Су алу өчен насос җайланмасы]]
[[Файл:Calcinate_fontanili_e_canali_irrigazioneCalcinate fontanili e canali irrigazione.jpg|thumb|Сугару каналы]]
Туфракның уңдырышлыгын максат итеп куйган су режимын яхшырту чаралары гидромелиорация дип атала. Гидромелиорация су режимын үзгәртүгә яки төгәл көйләүгә хезмәт иткән инженерлык гидротехник корылмалар төзү юлы белән алып барыла. Суга кытлык булган якта сугаруны гамәлгә ашыру өчен башта территорияне''суландырырга'' кирәк, чөнки сугаруга китәсе суны читтән китерү нәтиҗәсез һәм артык кыйммәт булыр иде. Суландыру өчен су табигый юллар белән китерелә, аны сугару максатларында кыенлыксыз тотарга була.
 
Юл номеры - 21:
 
== Сугару ысуллары ==
[[Файл:Bundesarchiv_Bild_183Bundesarchiv Bild 183-F0512-0024-001,_Hadmersleben Hadmersleben,_Beregnungsanlage Beregnungsanlage.jpg|thumb|Әйләнмә яңгырлау җайланмасы ([[ГДР]], 1967)]]
Төп сугару ысуллары:
* насос белән яки сугару каналыннан буразналар буйлап сугару;
Юл номеры - 35:
* Суалгыч корылма — суның системага алынуын көйли 
* Су үткәрүче корылмалар челтәре — каналлар, улаклар, торба үткәргечләр
* Су сибү челтәре һәм җайланмалары — су сибү полосалалары, буразналар, чеклар ([[дөге ]] игүчелек), яруслар, су сибүче машиналар һәм җайланмалар
* Су җыйгыч-төшергеч челтәр — туфрактагы су агымын җыю һәм читкә агызу өчен
* Дренаж челтәр — җир асты сулары кимәлен көйләү һәм тозларны чыгару өчен 
Юл номеры - 42:
 
==Сугару белән бәйләнгән экологик проблемалар==
Икенчел тозлану — арид (коры) климат шартларында сугаруның иң төп кәсафәтләренең берсе<ref>Коры, эссе, тәүлеклек зур температура тирбәлешләре хас тропиклар һәм субтропиклар климаты, [[чүл]] һәм ярымчүлләр өчен хас.</ref>. Ул минеральләшкән грунт суларының [[грунт]] өслегенә күтәрелүе белән бәйле. Тозларга бай грунт сулары шул арада тиз арада парга әйләнә башлый. Шуның исәбенә туфракта [[тозлар ]] күләме арта. Җир өсте һәм грунт суларының пычрануы — шулай ук сугару [[Игенчелек|игенчелегенең ]] кискен экологик проблемасы. Сугару өчен уңайлы елгаларның суының минеральләшүе 0,2—0,5 г/л тәшкил итә. Хәзерге вакытта минеральләшү 10 тапкырга артты, һәм икенчел тозлануга сәбәпче булды. Туфракның һәм суларның тозлануына минераль ашламалар куллану үз өлешен кертә.
 
== Төрле илләрдә сугару ==
Юл номеры - 108:
Соңгы егерме ел дәвамында мелиорация хезмәтен үстерү буенча Русиядә бер генә чара да күрелмәгән. Совет чорында, мәсәлән, [[Башкортстан]]да сугарылучы басу мәйданнары 150 мең гектардан арта иде. Мелиоратив инфраструктураны үстерү авыл хуҗалыгында мөһим юнәлешләрнең берсе булды. Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада “өстәмә яңгыр” корылмалары булган мәйданнар 20 мең гектардан артмый.<ref>[http://ktrb.ru/tat/news/knzk/4996.html Олег ТӨХВӘТУЛЛИН. Мелиорация яңадан аякка баса алырмы? 22.09.2011 - Көнүзәк. ]</ref>
 
Проблеманың асылы шунда: узган гасырның 70-80нче елларында ил күләмендә мелиорация хезмәтен үстерү максатында төзелгән корылмалар, нигездә, бүген гамәлгә яраксыз. Басудагы “Фрегат”, “Волжанка” агрегатлары гына түгел, җир астына салынган суүткәргеч торбаларның озынлыгы да елдан-ел кими.
 
Дөньяда аграр эшчәнлек алып баручы барлык илләрдә дә диярлек авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне сугару дәүләт тарафыннан финанслана. АКШ, Канада һәм Испаниядә, мәсәлән, мелиорация чыгымнарының 70-75 проценты дәүләт казнасыннан түләнә. [[АКШ]], [[Кытай]], [[Алмания]], [[Бөекбритания]] кебек илләрдә сугарылучы мәйданнар барлык сөрентеләрнең 35-80 процентын тәшкил итә. Русиядә ул иң тотрыклы елларда да 10 проценттан артмады. Әлеге вакытта бу күрсәткеч 5 проценттан азрак тәшкил итә.