Киҗе-мамык: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
викиләштерү
Юл номеры - 6:
Мамык сүсен кешеләр кыргый хәлдә үскән мамык үсемлегеннән бик күптән үк җыя башлаганнар, һәм ул борынгы заманнардан ук культуралы үсемлек булып саналган. Барыннан да элек аны [[Һиндстан]]да, аннан сон [[Кытай]]да һәм [[Мисыр]]да үстерә башлаганнар. Башка илләрдән элегрәк һиндстанда мамыктан җинел, нәфис тукымалар һәм төрле төстәге менә дигән ситсылар эшли башлаганнар. Хәзер мамыкны Һиндстанда, [[АКШ]]та, [[Кытай]]да, [[Бразилия]]дә һәм башка илләрдә үстерәләр. Элекке ССРБда ул Урта Азия республикаларында һәм Кавказ артында үсә.
 
Мамык үсемлеге җылылык, кояш, уңдырышлы туфрак һәм дым ярата. Гадәттә аны җирне ясалма [[сугару]] юлы белән үстерәләр. Мамык үсемлегенең биеклеге — метр яки метр ярым. Чәчәкләре эре. Җимеше булып орлык тартмачыгы пәйда була. Өлгергәннән соң аның капкачлары ачыла һәм аннан йомшак сүсле ак масса килеп чыга.
 
[[Орлык]]лар белән катнаш сүс мамык кабул итү [[нокта]]ларында туплана һәм аннан мамык [[чистарту]] [[завод]]ларына җибәрелә. Мамык сүсен нигездә мамык җыю машиналары орлыгы белән бергә җыялар, һәм аны берничә тапкыр кабатлыйлар. Чөнки орлык тартмачыклары бер үк вакытта өлгереп җитми. Бу заводларда сүсләрне орлыклардан аералар. Махсус машиналар сүсне орлыктан аерып эрләү фабрикаларына җибәрәләр. Җыелган уңыш — әле ул чи мамык кына.