''[[Табигый газ]]'' — җир куышлыкларында органик матдәләрнең анаэроб таркалуы нәтиҗәсендә хасил булган газлар кушылмасы. [[Файдалы казылмалар]]га карый. Табигый газ җир астында газсыман сыйфатта, яки аерым туплану урыннарында, яки нефть-газ җир асты күлләренең "бүреге" — [[иярчен газ]] яки нефть һәм су эчендә эрегән сыйфатта очрый.
Стандарт шартларда (101,325 кПа һәм 20 °C) табигый газ бары тик газсыман халәттә була. Табигый газ шулай ук [[кристалл]]ашкан халәттә газогидрат буларак очрый.