Лашманчылар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: имән → имән using AWB
Юл номеры - 2:
{{TwinCYR|Laşmannar}}
[[Файл:Log-Cutter-1930.jpg|left|200px|thumb|<!-- Лесоруб на финской марке -->1930 ел]]
'''Лашманчылар''' — [[Петр I]] заманында ясала башлаган сугыш көймәләре өчен, [[агач]] кисүче крәстианнар. Лашман сүзе [[Немец теле|немец]]чә ''Laschmann'' – «кисүче кеше» дигән сүздән алынган. [[1721 ел]]да махсус штаб ачыла һәм лашман хезмәтенә башта 170 мең, соңрак 120 мең кеше билгеләнә. Шул вакытлардан башлап, сугыш көймәләре ясау тукталганчы һәм лашман хезмәте беткәнче, халыкның [[имән]] кискәне исбатланса, ул яман җәзага тартыла һәм аңа үлем куркынычы яный.
 
Лашман хезмәтенә язылган кеше 15 яшьтән 60 яшькә кадәр хезмәт иткән. Һәрбер 9 кешедән кыш һәм көз көннәре өчен алты ай мөддәткә ике кеше алына, әгәр бөтен ел буена эшләргә тиеш булса, 15 кешедән 9 кеше алына торган була. Байлар яллап эшләткәннәр. Үз кул көчләре белән эшләмәгән өчен, байлар казнага 2 сум 30 тиен акча түләгәннәр. XVIII йөз дәвамында лашманнарга эш хакы түбәндәгечә түләнә: 1729 елда көнлек хезмәт хакы 4–6 тиен, 1757 елда 5–8 тиен, 1776 елда 10–16 тиен, 1782 елда 10–20 тиен, 1797 елда 20–40 тиен (җәяүлегә – 20 тиен, атлыга – 40 тиен) булган.