Кием: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 71:
матдәләр бүлеп чыгармый. Ләкин поролон бик яхшы дым үткәрә, аның җылылык саклау сыйфаты кими. Шуңа күрә андый киемнәрне еш җилләтергә һәм киптерергә
кирәк. Ясалма һәм синтетик тукымалардан тегелгән киемнәрне сатып алганда, ясалма ефәк һәм синтетикадан тегелгән күлмәкләрнең 20-25 градустан түбән температурага гына яраклы икәнен истә тотарга кирәк.
 
Кыска төньяк җәе өчен вискозадан тегелгән киемнәр алыштыргысыз. Чөнки вискоза организм өчен, бигрәк тә кечкенә балалар өчен кирәк булган [[ультрашәмәхә нурланыш|ультрамиләүшә нурлар]]ны яхшы үткәрә. Мондый нурларны үткәрү сәләте тукыманың төренә дә бәйле.
Тыгыз һәм караңгы төсләргә буялган тукымалар мондый нурларны тулысынча диярлек үткәрми.
 
[[Вискоза]] бернинди катнашмаларсыз [[чыршы]] [[үзагач]]ыннан алынган чиста целлюлозадан тора. Вискоза киҗе-мамык тукымага карагында дымны үзенә
яхшырак сеңдерә.
 
Ацетат һәм триацетат җепселләренә чимал булып [[үзагач]] һәм [[мамык]] калдыклары тора. Ацетат дымны начар сеңдерә, ә триацетат исә аннан да начаррак, ләкин алар тиз кибәләр. [[Үтүк]]ләргә кирәкми, 210 градус температурада эри.
 
Хәзерге вакытта синтетик тукымаларны нигездә полиэфир, полиамид һәм полиакрилонитриль җепселләрдән тукыйлар.
 
Полиэфир җепселләр — [[лавсан]], элана, кримплен. Болардан тукылган тукымалар йомшак,сыгылмалы,әмма бик нык була. Алар бөгәрләнми,яктылык тәэсиренә әйбәт каршы тора.Җитешмәгән ягы — дымны начар сеңдерә.
 
Полиамид җепселләр — [[нейлон]], [[капрон]], дедерон — барлык синтетик җепселләр арасында иң ныклылардан санала. Алар өзелми дә, тузмый да. Мондый җепселләрдән тукылган тукыма катырак, өсте шома, ертыу кыен, тузмый, төсен югалтмый. Җитешсезлекләре: дымны начар сеңдерәләр, югары температурага сизгер.
 
Эластан җепсел — лайкра, күп очракта башка җепселләр белән кушып файдаланыла.Эластан кушылган тукымалар гәүдәгә сыланып торган киемнәр теккәндә кулланыла.
 
Мамык суны үзенә тиз сеңдерә һәм тиз кибә. Мамык тукымалар нык, җиңел гигиена ягыннан саф, озакка чыдамлы була. Куллану өчен уңайлы, җиңел юыла, [[үтүк]]ләнә.
 
[[Җитен]] тукымалар шома,ялтырап торучан,нык була.Алар югары гигиена таләпләренә җавап бирә,дымны тиз сеңдерә,тиз кибә.Уңай сыйфатларыннан чыгып,җитен тукымаларны җәйге киемнәр тегү өчен кулланалар.
 
==Шулай ук карагыз==