Касыйм Тәхау: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 28:
 
==Тәрҗемәи хәл==
Касыйм Нуриәхмәт улы Шөгер (хәзерге Лениногорск) районының Тукмак (Тукмак-Чишмә) авылында алты балалы гаиләдә үскән. [[Иске Шөгер]] мәктәбендә тугызынчы сыйныфта укыганда – 1943 елның 6 гыйнварында армиягә алына. Моңарчы [[Кытай Республикасы]]ның бер өлкәсе дип саналган [[Маньчжурия]]гә җибәрелә. Чик буенда, хәрби бурычын үтәп, япон самурайларын тыеп тора. 1945 елның июнендә исә, комиссия узгач, минометчы Касыйм [[Иркутск]] хәрби авиация механиклары мәктәбендә укырга яраклы дип табыла. Таныклык алгач, (1947 елдан) [[Украина]]ның Чугуевтагы хәрби авиация училищесында механик вазифасында хезмәт итә. Иртәдән кичкә кадәр һавага күтәрелгән истребительләрнең төзеклеген кайгырта. Эшен тиешенчә башкаргач, ялга җибәрелә. Тукмактан әйләнеп килгәч исә, юлдагы солдатның киңәшенә колак салып, [[Казан]]га хат җибәрә. Үтенеч, ул еллардагы тәртип буенча, [[Гали Динмөхәммәтов]]ка тапшырыла. Югары Совет Рәисе аның күчермәсен Мәскәүгә – СССР хәрби көчләр министры Александр Василевскийга юллый. Нәтиҗәдә шигырьләрен, язмаларын татар матбугатында бастырырга хыялланучы К.Тәхаутдинов 1949 елның августында Казанга – хәрби авиатехниклар училищесына күчерелә.
 
Очкычлар төзәтүче лейтенантның журналистлар сафына күчүе дә төрле маҗараларга урала. Максатка якынаю өчен, башта кичке урта мәктәп тәмамларга туры килә. Күп тапкыр рапорт язгач, ниһаять, 1956 елда хәрби хезмәттән җибәрелә. Әмма хәбәрчеләр сукмагына атлыгучы авиация механигына газета редакцияләрендә эш табылмый. Таныш-белешләре ярдәме белән Калинин исемендәге заводка фәкать станокчы булып кына урнаша. Монда сигез ай буе снаряд ясагый. Бераздан [[Казан дәүләт университеты]]нда, кешеләр һәм хайваннар физиологиясе кафедрасына өлкән препаратор урын табыла.
Юл номеры - 37:
 
Әлеге шигырьләр, хикәяләр, парчалар, әкиятләр, очерклар, мәкаләләр, повестьлар тупланмаларын кулга алсаң, алардан тиз генә аерылып булмый. Эчтәлек, вакыйга, шәхесләр игътибарны җәлеп итә.
 
 
==Чыганаклар==