«Әмирхан Еники» битенең юрамалары арасында аерма

2 байта убрано ,  4 года назад
к
→‎Иҗаты: clean up using AWB
к (мәгълүмат өстәү)
к (→‎Иҗаты: clean up using AWB)
Ә. Еники иҗатында юмор-сатира, әдәби тәнкыйть, очерк, публицистика, мемуар жанры әсәрләре һәм әдәби тәрҗемәләр дә зур урын били. «Күсия ханым», «Күңелсез мәҗлес», «Кунакта», «Бөке», «Сыбызгы» кебек кыска хикәяләрендә («Чәнечкеле хикәяләр» җыентыгы) ул үткен-җор тел, оста тотып алынган тормыш детальләре ярдәмендә җәмгыятебездә очрый торган кире типларның гомумиләштерелгән сатирик портретларын күз алдына китереп бастыра. Гомумән, юмор-сатира Ә. Еники язу стиленең мөһим хасиятләреннән берсе булып, аның элементлары теге яки бу күләмдә язучының һәрбер әсәрендә диярлек очрый.
 
Ә. Еникинең иҗтимагый тормыштагы актуальәктүәл мәсьәләләргә багышланган публицистик мәкаләләре, очерклары, әдәбият-сәнгать турындагы уйланулары һәм истәлек язмалары, бергә тупланып, 1983 елда аерым китап булып чыкты. Сиксәненче еллар башында исә [[«Казан утлары» журналы]] битләрендә (1981 ел, 10, 11 саннар; 1982 ел, 12 сан; 1985 ел, 1, 2 саннар) әдипнең яңа әсәре-– автобиографик материалларга нигезләп язылган «Соңгы китап» исемле документаль повесте дөнья күрде.
Ә. Еники – әдәби тәрҗемә остасы. Ул украин язучысы О. Гончарның «Знаменосцы» («Байрак йөртүчеләр», 1951) романын, А. Островскийның «Без вины виноватые» («Гаепсез гаеплеләр», 1953) драмасын, М. Бубенновның «Белая береза» («Аккаен», 2нче кисәк, 1954) романын, К. Паустовскийның «Летние дни» («Җәй көннәре», 1960) исемле хикәяләр җыентыгын, Э. Казакевичның «Синяя тетрадь» («Зәңгәр дәфтәр», 1964), [[Чыңгыз Айтматов|Ч. Айтматовның]] «Беренче мөгаллим» (1965) повестьларын һәм күп кенә СССР халык әкиятләрен татар теленә тәрҗемә итте. Аның үзенең дә төп әсәрләре рус теленә һәм башка милли телләргә тәрҗемә ителгән.
 
1 215 225

правок