Татарлар: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
→Татарлар саны: Казахстан дөрес түгел, татарча Казакъстан була. |
|||
Юл номеры - 95:
Тулысынча дөньяда 7 миллионга якын татар яши дип санала. [[Ауразия]] кысаларында татарлар мөстәкыйль төрки-мөселман цивилизациясен булдырган берничә халык рәтенә керәләр.
Татар халкының байтак өлеше элеккеге союздаш республикаларның барысында да, хәзергечә әйтсәк, якын чит илләрдә яши. Бигрәк тә [[Үзбәкстан]]да татарлар күп — 656 601 кеше, [[
Татарлар ерак чит илләрдән [[Төркия]]дә, [[Румыния]]дә, [[Польша]]да, [[Кытай]]да, [[АКШ]]та, [[Финляндия]]дә, [[Австралия]]дә, [[Япония]]дә, кайбер гарәп илләрендә, хәтта Латин Америкасында да яшиләр. Аларның төгәл саны билгеле түгел, алай да 80 меңнән алып 100 меңгә кадәр булырга мөмкин дип исәплиләр (кайбер белешмәләргә караганда, Төркиядә бик күп Кырым татары тора. Алар анда 1783 елда Кырым ханлыгы басып алынганнан соң төрле чорларда күченеп киткәннәр һәм хәзер инде шактый өлеше төрекләшеп тә беткән). Чит илләрдәге татарлар, үз телләрен һәм мәдәниятләрен саклап, аерым җәмгыятьләр булып гомер итәләр. Алар төрле илләрдәге татар җәмгыятьләре, ә соңгы елларда элеккеге СССРдагы, бигрәк тә хәзерге Татарстандагы милләттәшләре белән тыгыз элемтәдә торалар.
|