Этанол: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: Советы → {{comment|Шурасы|Советы}} (2) using AWB
Юл номеры - 24:
|-
| [[Тыгызлык]] һәм<br />[[агрегат халәт]]
| 789,3 кг/м³ 20 &nbsp;°C, сыекча
|-
| [[су]]да [[эрүчәнлек]]
Юл номеры - 30:
|-
| [[Эретү температурасы]]
| −114,3 &nbsp;°C (158,8 K)
|-
| [[Кайнау температурасы]]
| 78,4 &nbsp;°C (351,6 K)
|-
| [[Өчләтә нокта]]
| −114,3 &nbsp;°C (158,8 K), ? бар
|-
| [[Критик нокта (термодинамика)|Критик нокта]]
| 241 &nbsp;°C (514,15 K), 63 бар
|-
| [[Константа диссоциации кислоты|p''K''<sub>a</sub>]]
Юл номеры - 45:
|-
| [[Үзлек]]
| 1,2 [[пуаз|сПз]] , 20 &nbsp;°C
|-
| [[Өслек тартылышы]]
| 22,39{{e|−3}} Н/м , 20 &nbsp;°C
|-
| [[диполь|Диполь момент]]
Юл номеры - 56:
|-
| [[Кабыну температурасы]]
| 13 &nbsp;°C (286,15 K)
|-
| [[Үзкабыныш температурасы]]
| 363 &nbsp;°C (636,15 K)
|-
| [[Шартлаучанлык чиге]]
Юл номеры - 80:
|}
'''Этано́л''' (эти́л спирты, метилкарбино́л, шәраб спирты яки алкого́ль) — бератомлы, [[Углерод|C]]<sub>2</sub>[[Водород|H]]<sub>5</sub>[[Кислород|O]][[Водород|H]] формулалы спирт (C<sub>2</sub>H<sub>6</sub>O), башкача: CH<sub>3</sub>-CH<sub>2</sub>-OH, бератомлы спиртлар [[гомологик рәт]]енең икенче вәкиле, стандарт шартларда очучан, кабынучан, үзенә бертөрле исле, төссез сыекча.
Иске, 1993 елга кадәр гамәлдә булган ГОСТ аңа икенче, тулырак билгеләмә биргән. Этил спирты – үзенчәлекле исе булган, тиз кабынып китә торган сыекча, башта ярсыта, аннары нерв системасын параличлый торган көчле наркотик матдә.<ref name="Эчүчелектән ничек биздерергә">[http://dakazan.ru/2010-08-25/ehch%D2%AFchelekt%D3%99n-nichek-bizdererg%D3%99/ Эчүчелектән ничек биздерергә?]</ref>
Судан җиңелрәк (тыгызлыгы 0,8 г/см3), 78,3 °С та кайный, суда яхшы эри һәм үзе дә күп кенә органик һәм органик булмаган матдәләрне яхшы эретә.<ref>http://tatar.org.ru/kurs/10-11-himiya/cyr_111.php</ref>
 
Юл номеры - 100:
* Доза 0,2 проценттан артканда, алкоголь урта мигә үтеп керә (моңа кадәр әле ми тышчасына гына кагыла иде), кешене йокы баса, организм эшчәнлегендә тулы тоткарлык күзәтелә.
*Доза 0,5 проценттан артып киткәндә исә, алкоголь минең эчке катлавына кадәр үтеп керә, бу очракта сулыш алу аппаратының параличлануы, үлемгә китереп җиткерү ихтималы бар.
<ref>[http://dakazan.ru/2010-08-25/ehch%D2%AFchelekt%D3%99n-nichek-bizdererg%D3%99/ name="Эчүчелектән ничек биздерергә?]<"/ref>
 
2010 елда Русиянең «Юл хәрәкәте иминлеге турындагы» законга тиешле төзәтмәләр кертелгәч, алкоголь, наркотик һәм башка төрле исерткеч матдәләр кулланган кешеләргә бөтенләй рульгә утырырга ярамый. Шулай ук Административ хокук бозулар кодексына да үзгәрешләр кертелә. Аңарчы әлеге кодекс буенча 1 литр канда этил спирты күләме 0,3 граммнан яки үпкәдән чыккан 1 литр һавада 0,15 миллиграммнан артканда гына кеше җаваплылыкка тартыла ала иде. Ә бу ярты литр сыра, 40 грамм аракы яки бер бокал шәраб эчкәндә дә машина йөртергә ярый дигән сүз.
Юл номеры - 109:
 
Бер төркем галимнәр эчкечеләрнең 32 проценты – 10 яшькә кадәр, 64 проценты 11дән 15 яшькә кадәр эчә башлаганын ачыклаган. “Күкрәк баласы булганда ук әнисе эчкән кефир аша спирт белән агуланып, эчүгә тартылмадылар микән?” – дигән сорау куя алар.
Эчкечелек белән көрәшне сабый балалардан башларга кирәк һәм беренче итеп алар рационыннан кефирны алырга, өлкәннәрдә аның куллану микъдарын кискен киметергә чакыралар.
 
Бу яңа ачыш түгел. [[Ленинград]] шәһәре башкарма комитетының 596нчы карарында балалар рационындагы кефирны башка төр сөт ризыгы белән алыштыру турында сүз бара. Сәбәбе – кефирның составында спиртлы эчемлек булуы. СССРда ел саен 1 млн. тоннадан артык кефир җитештерелгән һәм халыкның яртысы мәҗбүри рәвештә 1 мең тонна этанол эчкән. [[Көнбатыш Европа]] илләрендә һәм [[АКШ]]та, шулай ук Көнчыгышта ([[Япония]], [[Тайвань]]) әче сөт ризыклары дрожжи белән әчетүсез әзерләнә. СССРдан аермалы буларак, башка илләрдә киң таралган әче сөт ризыгы булып йогурт тора. Ул шул ук технологияләр буенча әзерләнә, әмма чүпрә кушылмый. Һәм анда алкоголь юк.
Бу проблема өстендә эшләгән бер төркем галимнәр 1980 елларда ук КПСС Үзәк комитетына, СССР һәм РСФСР Министрлар СоветынаШурасына, СССР Югары {{comment|Шурасы|Советы}} Президиумына барлык сәбәпләрне ачып салып, яшерен рәвештә балаларны алкоголиклаштыруны туктатуны сорап хат юллаган. Берничә айдан аларга кефирда этанолның бик аз микъдарда булуын, шул сәбәпле борчылу урынсыз икәнен белдергән җавап хаты килә. Арыш ипиендә дә этанол бар диелә анда. <ref name="Кефир эчмә – алкаш булырсың!">[http://www.omet-ufa.ru/ma1-1.html Кефир эчмә – алкаш булырсың!]</ref>
 
Хәер, соңгы вакытта ипигә “ташланулар” да кефирга булганыннан ким түгел. Аңа гаепнең дә җитдирәге тагылды. Ул кешеләрдән алкаш ясамый, аларны үтерә булып чыкты. Ипи пешерүдә кулланылган чүпрә кеше сәламәтлегенә зур зыян сала. Әлеге ачышны ясаган кешеләр фикеренчә, термофиль чүпрә күптән түгел генә барлыкка килгән. Дөресрәге, аны кешеләр уйлап тапкан. Аңа термофиль чүпрә, сахарамицетлар салалар. Аларны үз чиратында хлор известе, күкерт кислотасы белән эшкәртәләр. Бу сәер эшкәртү ысуллары турындагы имеш-мимешләр белән Интернет тулды. Һәм әле булса бәхәсләрнең очы-кырые күренми.<ref>[http://www.omet-ufa.ru/ma1-1.html name="Кефир эчмә – алкаш булырсың!] <"/ref>
 
Без ашаган ризыкларда промильле күләме:
Юл номеры - 123:
*Өлгергән [[банан]] – 0,2
*[[Йогурт]] – 0,2
*Ипи белән колбаса – 0,2<ref>[http://www.omet-ufa.ru/ma1-1.html name="Кефир эчмә – алкаш булырсың!]<"/ref>
 
==Этил спирты җитештерү==
Этил спирты – углеводлар әчешү процессында чүпрә гөмбәләре эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килә торган матдә.
Этил спиртын алуда төп чыганак булып [[бөртеклеләр]], [[бәрәңге]], [[чөгендер]] һәм шулай ук [[кәгазь]] һәм агач производствосы тора. Чи этил спирты (сырец) үзе күптөрле катнашмалардан гыйбарәт, шул исәптән агулы аракы маеннан да. Ул махсус аппараттан чистарту узарга тиеш. Этил спирты халык хуҗалыгы өлкәләрендә киң кулланыш таба. Мисал өчен, аны лаклар, политурлар, органик буяулар, фармакологик препаратлар, [[синтетик каучук]] әзер ләгәндә файдаланалар. Этил спирты дезинфекция чарасы буларак медицина өлкәсендә дә киң кулланыла. Ә менә [[аракы]] җитештергәндә бары тик чистартылган этил спирты гына кулланылырга тиеш. [[Аракы]]ның тәме спиртка бәйле. Кайберсен төрле чистарткычлар аша чыгаралар, үсемлекләр кушалар. Спирт заводының чималы начар икән, аракысы да шундый. Аракы заводларының эш технологиясе катлаулы, аны кешегә күрсәтмәскә тырышалар. Хөкүмәткә аракы заводлары чыгарган эчемлекнең үзкыйммәте 5-10 сумга төшә. Әгәр инде чимал итеп агач спирты яки нефтьтән эшләнгәне кулланылса, бөтенләй зур табыш бирә.
 
[[Русия империясе]]ндә өчпочмаклы шешәләрдә спирт сатканнар, аны шкалик дип атаганнар. Иң бәләкәе 300 грамм, калганнары — 400-600 миллилитр. [[Пыяла]]сы калын шешәләр ничектер яшел төс алганнар, “яшел елан” дигән гыйбарә дә шуннан калган.
[[1895 ел]]да 80 градуслы спиртлы эчемлекне “казенное вино” дип атыйлар. [[Бодай]]дан, [[арыш]]тан куылганнар “хлебное вино” була. Совет елларын да, сугышка кадәр игенгә кытлык кичергән чорда спиртны агачтан гидролиз ысулы белән таба башлыйлар.
 
[[Бөек Ватан сугышы]]нда солдатларга алгы сызыкка атакага барыр алдыннан нәкъ менә шул агач спиртыннан эшләнгән [[аракы]] бирәләр дә инде. Аның тәме әче була. Фронтовиклар сөйләвенә караганда, ул аракы кешене курку белмәс ясый. Күпчелек үлгәнен белми дә калган. Шул спирт белән яраланган урыннарын эшкәрткәннәр. Агач спиртында метил күп була, анысы агу. Ул биш процентка җитсә, кешенең күзләрен сукырайтырга мөмкин. Атакага барган сугышчыларга агач чүбеннән эшләнгән спиртны жәлләмәгәннәр.
 
СССРда күпләп [[нефть]] чыгарыла башлагач, спиртны нефтьтән куарга өйрәнәләр. Әйтүләр буенча, 1970 елларда аракыдан нефть исе килә иде. Соңыннан агачтан һәм нефтьтән куылган спиртны агулы матдәләрдән аерырга өйрәнделәр. Бүген хәтта приборлар да спиртның нидән эшләнгәнен аера алмый. Спирт заводлары аны оста итеп нефтьтән дә, агачтан да, игеннән дә куа. Шуңа күрә [[Осетия]], [[Кабарды-Балкария]] һәм башка [[Төньяк Кавказ]] республикаларыннан килгән аракыларның күбесе нефтьтән куылган. Ул гади этанолга караганда, кеше сәламәтлеге өчен тагын да куркынычрак.
 
Гомумән, илдә [[ССРБ|совет заманы]]нда [[арыш]], [[бәрәңге]], [[чөгендер]]дән спирт җитештерә торган илледән артык завод бар иде. Бүген шуларның бишесе генә эшли. Иң зурысы [[Иваново]] шәһәрендә урнашкан, спиртын сата алмый интегә. Инде икенче ел халыкка хезмәт хакы түли алмыйлар. Димәк, аракы заводлары спиртның агачтан гидролиз буенча алынганын, нефтьтән эшләнгәнен очсызга сатып ала. Чөнки заводлар үзләре спирт чыгармый, сатып алганын су белән бутый гына. Инде ватык шифердан, тольдән спирт куу технологиясе барлыкка килгән.<ref>[http://kiziltan.ru/useruploads/files/pdf_kt/kt_158_09_08_11.pdf Спиртны агачтан, нефтьтән, шифердан ћәм ... тирестән куалар]</ref>