Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Cekli829 (бәхәс | кертем)
178.205.74.6 кулланучысының (бәхәс) 2057159 үзгәртүеннән баш тарту
Юл номеры - 8:
[[1906 ел]]ның [[22 декабрь|22 декабрендә]] [[Казан]]да беренче публик татар спектакле күрсәтелде. Бу дата татарча театрның барлыкка килү датасы булып санала.
 
[[1907 ел]]ның язында [[Оренбург]]та әле [[1905 ел]]да ук уйналырга тиеш булып та реакцион көчләр каршылыгы аркасында тыелган «Галимлек вә наданлык» (А. Островский буенча) һәм «Морад Сәлимов» ([[Фатих Халиди]]) спектакльләре уйнала. [[Казан]]да Татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган күренекле шәхес, талантлы музыкант һәм җырчы [[Ильяс Кудашев-Ашказарский]] тарафыннан оештырылган алдынгы фикерле татар егетләреннән торган әлеге төркем шул ук елны Идел буйлап беренче гастрольгә чыга. Бу — соңрак [[«Сәйяр»]] исемен алган беренче профессиональ татар театр группасытруппасы.
 
Соңрак [[Түбән Новгород]]та труппага «беренче татар артисткасы» булып танылачак [[Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская]] һәм «[[Сәйяр]]» труппасының булачак җитәкчесе 21 яшьлек приказчик [[Габдулла Кариев|Миңлебай Хәйруллин]] кабул ителә. «Сәйяр» – [[1908 ел]]да труппага [[Габдулла Тукай]] кушкан исеме (күчеп йөрүче йолдыз мәгънәсендә). Татар театры үзенең беренче исеменә гасыр буе тугрылыклы калып ил гизә; ул [[Мәскәү]], [[Санкт-Петербург]], [[Баку]], [[Уфа]], Идел буе, Урал, Себер, [[Казакстан]], Урта Азия шәһәрләре һәм Балтик буе республикаларында, ерак чит илләрдә гастрольләрдә булып, үзенең милли-мәдәни вазифасын зур фидакарьлек белән башкарып килә.