Юныс Әминов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
к викиләштерү
Юл номеры - 26:
 
== Тормыш юлы һәм иҗаты ==
Ул [[1921 ел]]ның [[1 декабрь|1 декабрендә]] [[Татарстан]]ның хәзерге [[Әгерҗе районы]] [[Салагыш]] авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. [[1936 ел|1936]]–[[1939 ел]]ларда [[Минзәлә педагогия көллияте|Минзәлә педагогика училищесында]] укый, аны тәмамлагач, бер ел [[Актаныш районы]]нда балалар укыта. [[1940 ел]]ның ноябрендә [[Кызыл Армия]]гә алынып, [[1942 ел]]ның мартына кадәр хәрби мәктәптә укый, аннары взвод командиры сыйфатында Дон фронтына җибәрелә. [[1943 ел]]ның [[6 март]]ында Юныс Әминов яралы һәм контузияле хәлендә фашистлар кулына эләгә һәм [[1944 ел]]ның августында Совет Армиясе частьлары азат иткәнгә кадәр [[Румыния]]дәге хәрби әсирләр лагерында тоткынлыкта яши. [[1945 ел]]ның гыйнварыннан ул янә фронтта, сугыш беткәнче алгы сызыкта була, [[Будапешт]]ны штурмлауда, [[Братислава]]ны азат итү сугышларында катнаша. Армиядән кайткач,
 
Юныс Әминов берникадәр вакыт хуҗалык оешмаларында төрле эшләрдә эшли, аннары озак еллар буе Әгерҗе районының Барҗы авылы җидееллык мәктәбендә балалар укыта. [[1949 ел|1949]]–[[1953 ел]]ларда, эшеннән аерылмыйча укып, [[Алабуга укытучылар институты]]ның рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Бала чагыннан ук әдәбият белән кызыксынган һәм үзе дә каләм көчен сынап караган Юныс Әминов [[1950-еллар|50 еллар]] башында чынлап торып иҗат эшенә керешә. [[1950 ел]]да языла башлап, [[1955 ел]]да тәмамланган һәм шул елны [[Минзәлә театры]] коллективы тарафыннан сәхнәгә куелган «Язылмаган законнар» исемле беренче күләмле әсәре үк Юныс Әминовны сәләтле драматург итеп таныта. Бу спектакль [[1957 ел]]да, татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы вакытында, [[Мәскәү]] тамашачыларына да күрсәтелә.