Люция Фарсина: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
к мәгълүмат өстәү
Юл номеры - 24:
'''Люция Фарсина''' — [[татар]] театры сәхнәсенең «йолдызы», Татарстанның халык артисткасы.
==Тәрҗемәи хәле==
Люция Абдулла кызы [[1930 ел|1930 елның]] [[30 сентябрь|30 сентябрендә]] Казанда хезмәткәр гаиләсендә туган. [[Казан театр укуханәсе]]н тәмамлаган ([[1951]]).
 
[[Тинчурин театры|К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры]] артистлары арасында Люция Фарсинаның исеме мактаулы урыннарның берсен били. Ул анда [[1951 ел]]дан [[1985 ел]]га кадәр әйдәп баручы артистларның берсе, сәхнәнең чын хуҗабикәсе булды. Аның иҗади сәләте гаҗәеп дәрәҗәдә сыгылмалы һәм киң кырлы. Ул уйнаган рольләр арасында кемнәр генә юк. Анда тормышны аңларга тырышучы Сәгыйть исемле шук малай да (“Кара йөзләр”), саф күңелле татар карчыгы Зөлхия дә (“Кыр казлары артыннан”), гомумән, төрле язмышлы, төрле характердагы, төрле яшьтәге хатын-кыз образлары бихисап. Ул классик драматургия үрнәкләре булган Зөһрә, Кручинина, Смиральдина кебек образлар белән беррәттән, күренекле язучыларның әле яңа гына язылган, карасы да кибеп өлгермәгән әсәрләрендә гаҗәеп осталык белән чыгыш ясаган актриса да. Аларны ул сәхнә образы буларак камилләштерде, тиешле калыпка кертте, шуның белән драматургларның иҗатташ дустына әверелде.