Польша: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 13:
|CoordScale = 4000000
|Харитада = EU-Poland.svg
|Тел=[[поляк теле]]<ref>[[2005 ел]]ның 6 гыйнварында кабул ителгән канун буенча, берәр [[милли азчылык]] халык санының 20% һәм зуррак өлешен тәшкил иткән [[гмина]]ларда җирле муниципалитетлар дәүләт тәшкиләтләрендә икенче телне кертергә хокукы бар. Канун белорус, литва, кашуб һәм алман телләренә карый.</ref>
|Башкала=[[Варшава]]
|Идарә итү формасы=[[Парламент җөмһүрияте]]
Юл номеры - 49:
'''Польша''' (польча Polska, рәсми исеме '''Польша Җөмһүрияте́''', польча ''Rzeczpospolita Polska'' — Жечпосполита Польска) — [[Үзәк Аурупа]]да урнашкан [[дәүләт]]. Польша башкаласы — [[Варшава]].
== Исеме ==
Төгәл рәсми исеменең тәрҗемәсе — Поляк Республикасы, чөнки Polska — ''поляк'' дигәнне аңлата ({{lang-la|Respublica Polona}} —''Polonia'' (Польша) түгел) <ref>[http://pl.wikipedia.org/wiki/Polska#cite_ref-0 Карагыз: ''Słownik Ojczyzny Polszczyzny'', Wrocław 2002, или [http://pl.wikipedia.org/wiki/Polska#cite_ref-0]</ref>. Рәсми исемендә хәзерге поляк сүзе «republika» (республика) кулланылмый, ә искергән «Rzeczpospolita» (Жечпоспо́лита) сүзе кулланыла.
Польша сүзе борынгы славян сүзе ''полъ'' (ачык, ирекле, буш) сүзеннән килеп чыккан, илнең рельефында тигезлек өстенлек иткәнен күрсәтә.
Юл номеры - 57:
== Тарих ==
{{Төп мәкалә|Польша тарихы}}
[[Файл:Rzeczpospolita_Rozbiory_3Rzeczpospolita Rozbiory 3.png|250px|thumb|сулда|Польша бүлүләре харитасы]]Польша территоиясендә палеолит дәвереннән кешеләр яшәгән. Б.э.к. 1 меңъеллык һәм б.э. 1 меңъеллыкның беренче яртысында Польша территоиясендә славян кабиләләрнең формалаштыру урыны булган. 8—9 гасырларда кабилә кенәзлекләре барлыкка килгәннәр. 10 гасырда Одра, Висла һәм Буг елгалары арасында яшәүче полян (''Польша, поляклар ''атамалары шуннан килеп чыккан), мазовшан, вислян, поморян кабиләләренең кенәзлекләре берләштерелде һәм бердәм Польша дәүләте барлыкка килде. Ләкин, 12 гасырда Польша дәүләте янә кенәзлекләргә бүленеп китте.

13 гасырның азагында кенәз Пшемысл ІІ җитәкчелеге астында Польша җирләрене берләштерү өчен көрәш башланды. 14—15 гасырларда бердәм дәүләт пәйда булды, мәдәният үсеш алды, поляк теле формалашып бетте. 15 гасырның бернче яртысында [[Краков|Краковтагы]]тагы Ягайло университеты (1364 елда нигезләнгән) поляк фәне үзәгенә әйләнде.
1569 елда Польша белән [[Бөек Литва кенәзлеге]] берләшүе нәтиҗәсендә [[Речь Посполитая]] дәүләте пәйда булган. 1609—12 елларда Польша Русиягә һөҗүм ясады.

=== Русия, Пруссия һәм Австрия составында ===
Юл номеры - 68:

==== Полякларның хәле ====
Пруссия составындагы поляк җирләрендә көчле алманлаштыру алып барылган. Русия империясендә дә, чигенешләр белән булса да, урыслаштыру сәясәте үткәрелгән, урыс хөкүмәте хәтта [[поляк теле|поляк телен]]н кирилл язуына күчерергә ният иткән.<ref>http://el-tolstyh.livejournal.com/174276.html</ref> Австриядә полякларның чагыштырмача җиңел булган — 1861 елда Галициянең эчке мәсьәләләрне хәл итү өчен төбәк ''сейм''ы оештырылган; поляк теле мәктәпләрдә, тәшкиләтләрдә һәм мәхкәмәдә кулланылган, Краков һәм Львов университетлары гомумполяк мәдәният үзәкләренә әверелгәннәр.

Беренче бөтендөнья барышында урыс Польшасы җирләре Алмания һәм Австрия-Маҗарстан басып алганнар; басып алынга терриориясендә [[Польша кыйраллыгы]] игълан ителгән. 1918 елның 6 октябрендә [[Польша Җөмһүрияте (1918—1939)|Польша]] бәйсез дәүләт булып игълан ителә.

=== Бәйсез дәүләт ===
1920 елның апрелдә Совет-Польша сугышы башланды. 1921 елгы Рига солых килешүе буенча, Көнбатыш Украина һәм Көнбатыш Белорусия Польшага күчте. 1939 елның 1 сентярбенда [[Өченче рейх|Алмания]] Польшага һөҗүм итеп, [[икенче бөтендөнья сугышы|икенче бөтендөнья сугышын]]н башлап җибәрде; 17 сентябрендә Польшага совет гаскәре бәреп керде һәм [[ЭККГ Польша явы|көнбатыш төбәкләрне басып алды]]. 1945 елның майда поляк җирләре фашистлардан азат ителгәннәр. Берлин конференциясе карары буенча, Польша составына Көнбатыш Пруссиянең өчтән ике өлеше, көнбатыш чиге исә Одер һәм Нейсе елгалары буенча урнаштырыла. 1952—1989 елларда дәүләт [[Поляк Халык Республикасы|Поляк Халык Җөмһүрияте ]]<nowiki/>дип аталган.

[[1980-еллар]] башында дәүләттә тирән иҗтмагый-икътисади төшенкелек башлады. 1981 елның декабрендә хәрби халәт игълан ителгән. 1989 елда «Бердәмлек» (''Solidarność'') берлеге вәкилләре хакимияткә килде һәм дәүләт исеме Польша Җөмһүрияте итеп үзгәртелгән. 1997 елның 25 майда үткәрелгән референдумда дәүләтнең яңа конституциясе кабул ителде.
Юл номеры - 81:

! rowspan=21 | {{navbar|Русия шәһәрләре|plain=1}}
[[Рәсем:Chc%C4%99_krzycze%C4%87Chcę krzyczeć,_chc%C4%99_rycze%C4%87 chcę ryczeć,_chc%C4%99_%C5%9Bpiewa%C4%87 chcę śpiewać..._ (3873896715).jpg|border|115px]]
[[Варшава]]
[[Рәсем:Krakow_rynek_01Krakow rynek 01.jpg|border|115px]]
[[Краков]]
[[Рәсем:Lodz_skylineLodz skyline.jpg|border|115px]]
[[Лодзь]]
[[Рәсем:Wroc%C5%82awWrocław,_widok_na_rynek_z_Mostku_Czarownic widok na rynek z Mostku Czarownic.jpg|border|115px]]
[[Вроцлав]]
! align=center style="background:#f5f5f5;" | Урын
! align=center style="background:#f5f5f5;" | Шәһәр
Юл номеры - 87:
! align=center style="background:#f5f5f5;" | Халык саны
! rowspan=21 | {{navbar|Largest cities of Russia|plain=1}}
[[Рәсем:Poznań_1Poznań 1.jpg|border|115px]]
[[Познань]]
[[Рәсем:Danzig_Marienkirche_Profil_Danzig Marienkirche Profil (2011).JPG|border|115px]]
[[Гданьск]]
[[Рәсем:0907_Plac_Lotników_Szczecin_SZN0907 Plac Lotników Szczecin SZN.jpg|border|115px]]
[[Щецин]]
[[Рәсем:Bdg_OperaNova_8_07Bdg OperaNova 8 07-2013.jpg|border|115px]]
[[Быдгощ]]

| align=center style="background:#f0f0f0;" | 1 ||align=left | '''[[Варшава]]''' || Warszawа || 1 700 612
Юл номеры - 182:
== Икътисад ==
[[File:Warsaw8gh.jpg|thumb|Варшава фонд биржасы]]
[[Тулаем эчке продукт|Тулаем эчке продуктында]]ында сәнәгатьнең өлеше 31,2%, авыл хуҗалыгының өлеше 4,5%, хезмәт күрсәтү тармагының өлеше 64,3%. 2012 елгы хәле буенча, экспорт буенча төп партнерлар —  [[Алмания]] (26.0%), [[Бөекбритания]] (7.0%), [[Чехия ]](6.5%), [[Франция]] (6.0%), [[Русия]] (5.2%), [[Италия]] (5.0%), [[Нидерландлар]] (4.6%).<ref>https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/fields/2050.html#pl</ref> Экспорт маддәләре — машиналар һәм транспорт җиһазлары (37,8%), ярымфабрикатлар (23,7%), башка сәнәгый таварлар (17,1%), ашамлыклар һәм тере хайваннар (7,6%).

Импорт буенча төп партнерлар —  Алмания (27.3%), Русия (12.2%),  Нидерландлар (5.9%), [[Кытай]] (5.4%), Италия (5.2%), Чехия (4.3%), Франция (4.2%) (2012).<ref>https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/fields/2061.html#pl</ref> Импорт маддәләре — машиналар һәм транспорт җиһазлары (38,8%), ярымфабрикатлар (21,0%), химик матдәләр (15,0%), минераль матдәләр, ягулык, майлау материаллары һәми тыгыз бәйләнештә булган материаллар (12,6%), башка сәнәгый таварлар (9,0%).
Юл номеры - 188:
Польшада [[ташкүмер]], [[күкерт]], табигый газ, [[көмеш]] казып алына, корыч эретүдә ил Аурупада адынгы урыннардан берсендә тора. Күмер дәүләт ягулык-энергетика балансының нигезен тәшкил итә. Ташкүмер Югары Силезиядә, Валбжих һәм [[Люблин]] бассейннарында, көрән күмер дә казып чыгарыла. Электр станцияләре, нигездә, күмер кәннәре (шахталары) тирәсендә төзелгән. Җылылык электр станцияләрдә елга уртача 135,3 млрд. кВсәг электр эшләп чыгарыла. [[Бакыр]], кургаш рудалары, азрак микъдарда нефть тә чыгарыла.

Дәүләт ихтыяҗлары өчен зарур нефтьнең 90% өлешеннән күбәрәге чит илләрдән сатып алына. Нефтьне эшкәртү сәнәгатенең төп үзәкләре — [[Плоцк]] һәм [[Гданьск]]. Читтән китерелгән тимер руда һәм җирле кокс нигезендә эшләүче металлургия заводлари (шул исәптән, [[Краков|Краковтагы]]тагы металлургия комбинаты һәм мәшһүр "Катовице" комбинаты) Югары [[Силезия]] агломерациясендә урнашкан. Төсле металлургия сәнәгате тәркибендә бакыр ([[Глогув]], [[Легница]]), кургаш, рух ([[Катовице]], Буковно, Мястечко-Слёнске) вә алюминий (Конин) заводлары бар. Сәнәгатьнең төп тармаклары булып торучы машиналар төзү һәм металл эшкәртү сәнәгате төрле мәхсулат эшләп чыгара. Көймәләр төзү (Гданьск, [[Гдыня]], [[Щецин]]), очкычлар төзү ([[Варшава]], Мелен, Свидвин), вагон вә локомотивлар төзү (Свидница, Зелена-Гура, [[Вроцлав]], [[Познань]], Хшанув), автомобильләр төзү (Варшава, Стараховице, Елч, [[Люблин]], Ныса), тракторлар төзү (Варшава) үсеш алган. Шахта һәм металлургия заводлары өчен технология әсбап-җиһазлары, кою, химия, азык-төлек, агач эшкәртү, төзелеш материаллары эшханәләре өчен комплект әсбап-җиһазлары, станоклар, көймә йөрткечләре, электр моторлар, һ.б. нәрсәләр эшләп чыгарыла. Химия сәнәгатендә күкерт әчелеге, минераль ашламалар, сода, хлор, пластмасса, синтетик тола, каучук эшләп чыгаручы эшханәләре бар. Төп үзәкләре — [[Тарнув]], Освенцим, [[Плоцк]], [[Быдгощ]]. Фармацевтика, фотохимия, парфюмерия (Варшава, [[Лодзь]], Краков), резина, цемент, шешә, фарфор-фаянс, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь, аяк киеме, тегүчелек сәнәгате бар. Тукымачылык (җеп, җитен, трикотаж), азык-төлек ([[шикәр]], спирт-арақ, ит, май, балык, [[тәмәке]]) сәнәгать тармаклары үсеш алганнар. Урманнарда агач хәзерләнә.

=== Авыл хуҗалыгы ===
Дәүләт мәйданының 61% — [[авыл хуҗалыгы|авыл хуҗалыгына]]на яраклы җирләр. Хосусый фермер хуҗалыклары өстенлек итәләр. Дәүләт хуҗалыклары, ширкәтләр һәм авыл хуҗалыгы түгәрәкләре да бар. Иң мөһим авыл хуҗалыгы культуралары: [[арыш]], [[бодай]], [[арпа]], [[солы]], [[бәрәңге]], шикәр чөгендере һ.б. Терлекчелек өлеше зур. [[Мөгезле эре терлек]], [[дуңгыз]], [[сарык]], [[ат]] һ.б. сугымга симертелә.

=== Транспорт ===