Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
→‎Сылтамалар: Мәкалә эчендә сылтамага нигезләнгән текст юк
Derslek (бәхәс | кертем)
→‎«Сәйяр» чоры: викиләштерү
Юл номеры - 13:
Соңрак [[Түбән Новгород]]та труппага «беренче татар артисткасы» булып танылачак [[Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская]] һәм «[[Сәйяр]]» труппасының булачак җитәкчесе 21 яшьлек приказчик [[Габдулла Кариев|Миңлебай Хәйруллин]] кабул ителә. «Сәйяр» – [[1908 ел]]да труппага [[Габдулла Тукай]] кушкан исеме (күчеп йөрүче йолдыз мәгънәсендә). Татар театры үзенең беренче исеменә гасыр буе тугрылыклы калып ил гизә; ул [[Мәскәү]], [[Санкт-Петербург]], [[Баку]], [[Уфа]], Идел буе, Урал, Себер, [[Казакстан]], Урта Азия шәһәрләре һәм Балтик буе республикаларында, ерак чит илләрдә гастрольләрдә булып, үзенең милли-мәдәни вазифасын зур фидакарьлек белән башкарып килә.
 
[[1918 ел]] ахырына кадәр «Сәйяр» исемен йөрткән татар театр труппасы артистлары, барлык авырлыкларны җиңеп, чор каршылыклары һәм фәкыйрьлек белән көрәшә-көрәшә нибары 10–12 ел эчендә тормышчан, халыкчан, рухи тәрбия чыганагы булып җитешкән милли театр барлыкка китерәләр һәм аны чын сәнгать югарылыгына күтәрәләр. Драматурглар [[Галиәсгар Камал]], [[Гаяз Исхакый]], [[Шәриф Камал]], [[Мирхәйдәр Фәйзи]], [[Фәтхи Бурнаш]], [[Кәрим Тинчурин]], [[Мольер]], [[Фридрих Шиллер]], [[Уильям Шекспир]], [[Николай Гоголь]], [[Антон Чехов]], [[Максим Горький]], [[Александр Островский]] әсәрләрендә [[Габдулла Кариев|Г.Кариев]], [[Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская|С.Гыйззәтуллина-Волжская]], [[Нури Сакаев|Н.Сакаев]], [[Вәлиулла Мортазин-Иманский|В.Мортазин-Иманский]], Г.Болгарская, Ф.Сәмитова, Б.Болгарский, [[Фатыйма Ильская|Ф.Ильская]], К.Шамил, [[Зәйни Солтан|З.Солтанов]], Н.Таҗдарова, Н.Арапова, Ә.Кулалаев, Г.Мангушев, Камал I, Камал II, С.Байкина, Ш.Шамильский, Ә.Синяева, [[Ситдыйк Айдаров|С.Айдаров]] кебек яшьләр, күбесенең махсус театр белемнәре булмаса да, талантлы җитәкчеләр һәм рус театрының тормышчан мәктәбе үрнәгендә (монда «Сәйяр» труппасының эшчәнлегендә катнашкан Н.Зимовой, А.Михайленко, А.Загорский, М.Громов һ.б. рус режиссерлары, артистларының да өлеше бар) иҗади яктан үсәләр, профессиональ зур артистлар булып өлгерәләр.
 
[[1912 ел]]да С.Гыйззәтуллина-Волжская «Сәйяр» төркеменнән китеп, [[Уфа]]да [[Уфа дәүләт «Нур» татар театры|«Нур»]] исемле – икенче татар театры труппасы оештыра. [[Оренбург]] шәһәрендә [[1915 ел]]да В.Мортазин-Иманский җитәкчелегендә татарча өченче театр – «Ширкәт» труппасы эшли башлый. Шулай итеп, [[1917 ел]]гы Октябрь революциясенә кадәр татар театры ил күләмендә танылып өлгерә һәм аның белән кызыксынучылар арта.<br/>
[[1917 ел]]гы революциягә Г.Кариев җитәкчелегендәге «Сәйяр» артистлары [[Русия]] күләмендә даны таралган, театр белгечләре, тәнкыйтьчеләр күзлегеннән дә иҗади җитлеккән, иң мөһиме, тамашачыларның мәхәббәтен казанып, матди яктан да иркен сулыш алган труппа булып килеп керә. Бу вакытта театрга махсус бина булдыру чаралары да күрелә башлый. Октябрь революциясе театр тормышына яңа борылыш, яңа сынаулар алып килә. Кыска гына арада берничә исем алыштырып, театр үзгәрешләр чорында үзенең актив эшчәнлеген дәвам итә. <br/>
[[Гражданнар сугышы]] елларында артистлар төрле фронт бригадаларында кырыс, күчмә шартларда хезмәт күрсәтәләр; [[Урта Азия]]дәге тугандаш республикаларның милли театрларына беренче юл күрсәтүчеләр дә, бөтен ил буйлап дистәләгән татар театрлары тууга сәбәпче һәм аларга ярдәм итүчеләр дә татар артистлары була.
 
===Дәүләт театры===
[[1922 ел]]да асылда «Сәйяр» труппасы нигезендә һәм аңа төрле яклардан, төрле труппалардан артистлар, драматурглар, музыкантлар җыелу нәтиҗәсендә дәүләт театры төзелә. Ул «Кызыл Октябрь исемендәге беренче татар дәүләт үрнәк драма театры» дип атала, аның җитәкчесе итеп Г.Кариевның шәкерте – артист, режиссер, драматург [[Кәрим Тинчурин|К.Тинчурин]] билгеләнә. [[1926 ел]]да театр Академия исеменә лаек була, ә [[1939 ел]]да Галиәсгар Камалның 60 еллык юбилее уңае белән театрга аның исеме бирелә. <br/>