Зәйнәп Биишева: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 42:
[[Ырынбур]]да укыган елларында [[әдәбият]] белән кызыксына башлый.
 
Беренче хикәясе [[1930 ел]]да [[Агыйдел (журнал)|«Октябрь»]] журналында басыла. Беренче китабы - «''Партизан малай''» [[1942 ел]]да [[Уфа]]да чыга.
 
З.Биишева төрле жанрларда эшләгән [[язучы]]. Дистәләгән шигырь китабы, «''Салаватның соңгы монологы''», «''Имән''» поэмалары, «''Гөлҗамал''» дигән шигъри повесте, [[бала]]лар өчен язылган [[шигырь]] һәм [[әкият]] [[китап]]лары бар.
 
«''Дуслык''», «''Серле йөзек''», «''Гөлбәдәр''», «''Серле курай''», «''Зөлхиҗә''», «''Нәзер''» драмалары [[Башкорт дәүләт академия драма театры|М. Гафури исемендәге академия театрында]] һәм башка театрларда сәхнәгә куелды.
 
[[Бөек Ватан сугышы]] елларында [[рус]] классикларыннан: [[Николай Гоголь|Н. Гогольнең]] ''«Тарас Бульба»сын'', [[Иван Тургенев|И. Тургеневның]] ''«Бежин тугае»н'', [[Аркадий Гайдар|А.Гайдарның]] ''«Тимур һәм аның командасы»н'', Л. Кассильнең ''«Минем кадерле малайларым''» әсәрен, [[Лев Толстой|Л. Толстой]], [[Сергей Аксаков|С. Аксаков]], [[Антон Чехов|А. Чехов]], [[Максим Горький|М. Горькийның]] аерым хикәяләрен тәрҗемә итә.<ref>[http://festival.1september.ru/articles/508555/ 1 сентября газетасы сайты]</ref>
 
«''Яктыга''» трилогиясенең беренче китабы «''Кимсетелгәннәр''» [[1959 ел]]да аерым [[китап]] булып чыга. Автор [[башкорт |туган халкының]] [[инкыйлаб]] алдыннан һәм [[Октябрь инкыйлабы|инкыйлабтан]] соңгы [[ел]]лардагы авыр, караңгы, даулы тормышын чагылдыра. Романда халык көнкүреше тирән чагыла, әсәрнең теле [[фольклор]], халык авыз иҗаты энҗеләре белән баетылган. Трилогиянең дәвамы булып, «''Зур[[Олы Иек]] буенда''», «''Җимеш''» романнары языла. Әсәрнең төп каһарманы '''Җимеш''' (''Гөлҗимеш'') язмышында [[язучы]]ның үзенең язмышын да тоемларга мөмкин.<ref>[http://vatandash.ru/index.php?article=1572 Ватандаш сайты]</ref>
 
«''Уйлар, уйлар''», «''Сәер кеше''», «''Кайда син, Гөлниса?''» дигән повестьларында [[язучы]] замана яшьләренең проблемаларын күтәрә.
З. Биишева матбугатта тәнкыйть мәкаләләре, истәлекләр белән еш чыгыш ясый.
 
== Бүләкләре, мактаулы исемнәре ==