«Чаян» журналы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к | нигезләнде = 19.., replaced: | нигезләнде → | нигезләнде using AWB
Юл номеры - 2:
| исем = Чаян
| оригиналь исем =
| рәсем = [[Файл: Cayan.png|230px]]
| имза =
| төр =
| формат = юмор-сатира
| нигезләнде = [[1923 ел]]
| публикацияләр туктату = [[1941]]-[[1955]]
| бәя =
Юл номеры - 24:
'''«Чаян» журналы''' – Казанда [[1923 ел]]да татар телендә басыла башлаган журнал.
 
«Чаян» – СССР һәм Русиядә иң борынгы сатирик журналларның берсе. Ул татар демократик сатирасының һзм журналистиканың бай традицияләренә таяна. Журнал барлыкка килгәч, аның эшчәнлегендә тәҗрибәле язучылар [[Мәҗит Гафури]], [[Галимҗан Ибраһимов]], [[Галиәсгар Камал]], [[Шәриф Камал]], шагыйрь [[Һади Такташ]], карикатурачылар М. Әмиров, Г. Арсланов, Г. Мансуровларның катнашуы басманың югары фикри һәм сәнгати кимәлен тәэмин итә, укучының кызыксынуын уята.
 
Башта атна саен чыга, аннары – айлап чыга, [[1955 ел]]дан – ике атнага бер чыгарыла. Басманың тышкы кыяфәте дә үзгәреш кичерә: башта ул исе төсле, 24-битлек чыга, соңыннан – 8-12 битлек, төсле рәсемнәр белән. [[1941 ел]]да тиражы 10 мең данәгә җитә.
 
Нәкъ шул елны журнал 15 елга яшәүдән туктый. Яңадан [[1955 ел]]да, урысча чыгарылыш белән берлектә әзерләнә башлый. [[1991 ел]]га кадәр – Татарстан өлкә комитеты органы.
 
[[1963 ел]]да әдәби бүлектә [[Нури Арслан]], [[Шәүкәт Галиев]], [[Әмирхан Еники]], [[Әхмәт Исхак]], [[Вахит Монасыйпов]], [[Габдрахман Минский]], [[Геннадий Паушкин]], [[Альберт Яхин]] һ.б.; рәсем бүлегендә - [[Илдар Әхмәдиев|И. Әхмәдиев]], X. Әхмәтҗанов, И. Бобровицкий, [[Эрнст Гельмс]], П. Григорьев, Э. Дышаев, Л. Елькович, В. Игнатьев, П. Новичков, Г. Огородников, Г. Смолянов, Б. Старчиков, И. Хантемиров, [[Харис Якупов|X. Якупов]] эшлиләр.
 
[[1975 ел]]дан башлап баш мөхәррир язучы [[Рәшит Зәкиев]] эшли. [[2011 ел]]да аны рәссам Рафаэль Хәлилуллов алыштыра.
Юл номеры - 37:
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
 
{{DEFAULTSORT:Чаян журналы}}
[[Төркем:Татар журналлары]]
[[Төркем:Сатирик журналлар]]
[[Төркем:Татарстан журналлары]]
{{DEFAULTSORT:Чаян журналы}}