Кәрим Тинчурин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 25:
'''Кәрим Гали улы Тинчурин''' — [[татар]] драматургиясенең классигы, күренекле артист һәм режиссер.
 
Кәрим Тинчурин [[1887 ел|1887 елның]] [[15 сентябрь|15 сентябрендә]] хәзерге [[Пенза өлкәсе|Пенза өлкәсенең]] [[Спасск районы]]ның [[Аккүл-Тараклы]] (Белоозерка) авылында крестьян гаиләсендә туа. Күрше авыл мәдрәсәсендә башлангыч белем алганнан соң, ул [[1900 ел]]да [[Казан]]га килә һәм төрле яллы эшләрдә бераз акча туплагач, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керә. [[1905 ел]]гы революцион хәрәкәттә катнаша, протест йөзеннән мәдрәсәне ташлап чыга. Шуннан соң төрле эшләрдә ялланып эшли – урман каравылчысы була, соңга таба Түбән Новгородта мөгаллимлек итә. Хикәяләр, новеллалар, шигырьләр яза башлый. Ул [[Габдулла Кариев]], [[Сәхибҗамал Гыйззәтуллинна-Волжская]], [[Касыйм Шамильский]], кыскасы, [[«Сәйяр» труппасы|«Сәйяр» труппасына]] тупланган, татар театрының нигез ташын салган кыю йөрәкле артистларның олы һәм мактаулы эшләрен күрә, алар белән таныша. [[Галиәсгар Камал]] пьесасы буенча куелган спектакльләр аны таң калдыралар һәм ул [[1910 ел]]ны «Сәйяр» труппасына хезмәткә керә.
 
1906 елның февралендә, мәдрәсә тәртипләренә каршы чыккан өчен, 87 шәкертне, алар арасында Кәрим Тинчурин да була, «Мөхәммәдия»дән куалар. Ул башта Тамбов якларына китеп урман каравылчысы булып эшли, аннары Түбән Новгород, Саратов якларындагы авылларда балалар укыта. Хикәяләр, новеллалар, шигырьләр яза башлый.
Дөрес, әле ул театрда эшли башлаганчы — [[1906 ел]]да ук сәхнә әсәрләре яза башлый. “Беренче чәчәкләр”, “Назлы кияү”, “Йосыф-Зөләйха” кебек әсәрләре аны драматург итеп таныта. Соңрак ул үзе «Сәйяр» труппасын җитәкли. [[1922 ел]]да Татар дәүләт театрын оештыра. Үзе да спектакльләрдә артист буларак катнаша. Бер үк вакытта бик күп әсәрләр иҗат итә. «Сакла, шартламасын!» , «Казан сөлгесе», «Сүнгәң йолдызлар», «Тутый кош», «Американ», «Җилкәнсезләр» кебек комедияләр; «Зәңгәр шәл», «Ил», «Кандыр буе» музыкаль драмалары аның талантының олы һәм киң колачлы булуы турында сөйли.
 
1910 елны беренче татар профессиональ труппасы «Сәйяр» җитәкчесе [[Габдулла Кариев|Г.Кариев]] белемле, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган егетне [[1910 ел]]ны [[«Сәйяр» труппасы|«Сәйяр» ]] труппасына артист итеп чакыра. К.Тинчуринның артистлык таланты тиз ачыла. Г.Камал, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, А.Островский, Ф.Шиллер һ.б. драматургларның әсәрләрен сәхнәдә уйнап, ул үзенчәлекле образлар тудыра.
 
Дөрес, әле ул театрда эшли башлаганчы — [[1906 ел]]да ук сәхнә әсәрләре яза башлый. Ләкин К.Тинчурин актив рәвештә әдәби иҗат белән «Сәйяр»дә шөгыльләнә башлый. Бер-бер артлы «Шомлы адым» (1910-1912), «Беренче чәчәкләр» 1913), «Назлы кияү» (1915), «Ач гашыйк» (1915), «Җилкуарлар» (1916), «Соңгы сәлам» (1917) пьесалары дөнья күрә. Ләкин патша цензурасы драматургның әсәрләрен («Назлы кияү»дән кала) сәхнәгә куярга рөхсәт бирми. К.Тинчурин болар белән генә чикләнмичә, газета-журнал битләрендә күпсанлы хикәяләр бастыра, чорның шактый катлаулы вакыйгаларына үз бәясен биреп бара.
 
1917 елгы [[октябрь инкыйлабы]]ның гадел җәмгыять төзүгә китерәчәгенә бөтен күңеле белән ышанган Кәрим Тинчурин халыкка хезмәт итүче театр сәнгате тудыруга хезмәт итә башлый. Инкыйлаблардан соң драматургның «Йосыф белән Зөләйха» (1918), «Тутый кош» (1918), «Сакла, шартламасын» (1918) комедияләре языла. Бу елларда аның оештыручы, җитәкче буларак таланты тулы ачыла. 1918 елны драматург алдына таркалган «Сәйяр» труппасы артистларын җыю, спектакльләр куюны башлап җибәрү бурычы куела. Әдип бу эшкә җиң сызганып керешә һәм тиз арада яшь драматурглар [[Шамил Усманов|Ш.Усманов]], [[Фатих Сәйфи-Казанлы|Ф.Сәйфи-Казанлы]], [[Фәтхи Борнаш|Ф.Борнаш]]лар белән иҗади хезмәттәшлек урнаштыра, рус һәм чит ил авторларының әсәрләрен тәрҗемә итүне оештыра. Күпмедер вакыт Мәскәүдә Үзәк мөселман хәрби коллегиясендә эшләгәннән соң, К.Тинчуринны [[Самара]] шәһәренә, Көнчыгыш фронт карамагындагы татар театр студиясенә җитәкче итеп җибәрәләр. Драматург кыска гына вакыт эчендә бер төркем артистлар әзерләп чыгара һәм шулар белән [[Ырынбур]] шәһәрендә труппа оештырып, спектакльләр куюны башлап җибәрә. 1922 елны ул бераз вакыт Ташкентта да эшләп ала.
 
К.Тинчурин 1922 елны Казанга чакырып кайтарыла һәм аңа [[Татар дәүләт академия театры|Татар дәүләт театр]] труппасы оештыру бурычы куела. Ул яңа театрга төрле шәһәрләрдәге күренекле артистларны һәм яшь композитор [[Салих Сәйдәшев]]ны чакыра. Аларга хәзерге Н.Островский урамында урнашкан Яшь тамашачылар театры бинасы бирелә.
 
Дөрес,Казанга әле ул театрда эшли башлаганчы — [[1906 ел]]да ук сәхнә әсәрләре яза башлый. “Беренче чәчәкләр”, “Назлы кияү”, “Йосыф-Зөләйха” кебек әсәрләре аны драматург итеп таныта. Соңрак ул үзе «Сәйяр» труппасын җитәкли.кайтып [[1922 ел]]да Татар дәүләт театрын оештыра. Үзе да спектакльләрдә артист буларак катнаша. Бер үк вакытта бик күп әсәрләр иҗат итә. «Сакла, шартламасын!» , «Казан сөлгесе», «Сүнгәң йолдызлар», «Тутый кош», «Американ», «Җилкәнсезләр» кебек комедияләр; «Зәңгәр шәл», «Ил», «Кандыр буе» музыкаль драмалары аның талантының олы һәм киң колачлы булуы турында сөйли.
 
Кәрим Тинчуринның гомере вакытсыз өзелә. Ул — шәхес культы корбаны. <!-- [[1938 ел|1938 елның]] [[15 ноябрь|15 ноябрендә]] фаҗигале төстә юк ителә, бу вакытта аңа бары илле бер яшь була. -->
Строка 41 ⟶ 51 :
* [http://kitap.net.ru/tinchurin/ Татар электрон китапханәсе]
* [http://tatar.org.ru/kurs/10-adabiyat/cyr_384.php Татар виртуаль гимназиясе]
* [http://kazanutlary.ru/galeme/item/316-vakyitsyiz-s%D2%AFng%D3%99n-yoldyiz Вакытсыз сүнгән йолдыз. Автор: Әлфәт Закирҗанов]
 
[[Төркем:Татар драматурглары]]
[[Төркем:Татар театры]][[Төркем:Репрессияләнгән_татарлар]]
[[Төркем:Репрессияләнгән татарлар]]
[[Төркем:Пенза өлкәсендә туганнар]]